Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы киләчәге яшьләр кулында

Бүген яшьләр ни тели? Барыннан да элек, тормышта үз урынын табарга, төпле белем алырга, аннары эшкә урнашырга, үзен иҗади үстерергә, ниндидер максатларга ирешергә. Бу, иң элек, спортта уңышларга ирешүгә кайтып кала. Боларның бөтенесе алар өчен мөһим. Район яшьләр эшләре, спорт бүлеге башлыгы Виктор КУРМЫШЕВ яшьләр өчен төбәгебездә бөтен мөмкинлекләр дә...

- Бүген районда эшләп килүче спорт корылмаларын гади генә санап чыгу да күп нәрсә турында сөйли ала. Сәламәт, тәрбияле буын үстерү - яшьләр сәясәтенең төп юнәлеше булып тора. Бездә хәзерге вакытта 99 спорт корылмасы бар. Болар: ясалма бозлы ябык боз сарае, стадион, бассейн, 13 футбол кыры, 3 спорт ядрәсе, 9 хоккей мәйданчыгы, 6 баскетбол мәйданчыгы, 16 волейбол мәйданчыгы, 26 спорт залы, 23 стандарт булмаган спорт залы.
Студентлар һәм эшче яшьләр өчен балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә волейбол, алкалы хоккей, футбол буенча секцияләр эшләп тора. Яшьләр бүлеге әлеге мәктәп белән берлектә авыл яшьләре арасында спортның уен төрләреннән очрашулар үткәрә. Районда тәрбиягә авыр бирелүче балигъ булмаганнар белән түгәрәкләргә һәм секцияләргә җәлеп итү буенча эш алып барыла, спорт мәктәбендә учетта торган 5 бала шөгыльләнә. Аларга тренер-укытучылар беркетелгән. Моннан тыш, туган якны өйрәнү, экология түгәрәкләре, техник иҗат, компьютер белеме түгәрәкләре эшли.
Район мәдәният йортында 85 клуб оешмасы эшли. Болар: бию, театр, халык уен кораллары, фольклор, халык промыселлары. Аларда һәрбер бала үзен күрсәтә, яраткан, күңеленә ошаган шөгылен таба ала. Безнең яшь талантларыбызның бик күбесе районда гына түгел, бөтен Россия, республика күләмендә таныла.
Волонтерлар хәрәкәте дә үсә. Районда яшүсмерләрдән һәм яшьләрдән торган волонтерлар отряды оештырылды. "Лидер" балалар иҗтимагый оешмасы эшли. Анда 761 кеше исәпләнә. Бүлек "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге белән хезмәттәшлек итә. Аларның саны 785 кешегә җитә.
- Шулай да яшьләр арасында тискәре күренешләр юк түгел...
- Әйе. Яшүсмерләр һәм яшьләр арасындагы социаль тискәре күренешләрне профилактикалау безнең даими күзәтүдә тора. Әлеге мәсьәләләр комиссияләрдә һәм сессияләрдә тикшерелә. Мәсәлән, Ленино-Кокушкинодагы яшьләр үзәгендә балалар һәм яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау эше җайга салынган.
- Еш кына яшь кешеләр чакырылган урыннарда торак мәсьәләсе кузгатыла...
- Шулай. Бу яшьләр сәясәтенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе. Ул эзлекле төстә тормышка ашырыла. Әле 2011 елның декабрендә максатчан программа кабул ителгән иде. Ул "2012-2015 елларда Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" дип атала. Һәм ул уңышлы гамәлгә дә ашырылып килә.
Әңгәмәбез ахырында район яшьләрен матур бәйрәм белән тәбрикләп, аларга уңышлар, үҗәтлек, иҗат дәрте, җәмгыятебезгә файдалы кешеләр булып, гаилә корып, имин тормышта яшәүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса