Питрәч районы Шәле авылының үз символы булачак
Мәгълүм булганча, Шәле авылы бик уңайлы географик урында урнашкан. Бүгенге көндә дә чәчәк атучы, таза тормышлы авылларыбызның берсе.
Биредә яшәүчеләр үзләренең мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, ә иң мөһиме - динен саклап кала алганнар.
Күпләр мәчетнең эшчәнлеге дини йолалар белән генә чикләнә, ә имам бары тик мәчет һәм мәдрәсә тирәсендә генә кайнаша дип уйлый. Бу әлбәттә, ялгыш фикер. Мәчеткә йөрүчеләр чираттагы мәхәллә җыелышында авыл өчен бик әһәмиятле эш башлап җибәрделәр. Бу - Шәле авылының билге-символын булдыру.
Бүгенге көндә Питрәч районы хакимияте белән әлеге билгене урнаштыру буенча килешү эшләре бара. Ул М-7 трассасының 852 километрында Яр Чаллы юнәлешендә урнаштырылачак.
Озынлыгы 5, биеклеге 4 метр булган Шәле авылы дигән язу авылның мәдәниятен, тарихын һәм динен чагылдырачак.
Мәчет каршында оешкан Ирекле фонд әгъзаларының бу беренче эше генә түгел инде. Алар инициативасы белән мәчеткә килә торган юл төзекләндерелде, юл билгеләре куелды.Чираттагы ресурсларын билге-символ өчен материал алуга тоттылар. Символның макетын авылда 30 елдан артык имам булып торган Бикморатов Габделхак абыйның оныгы Илдар Таҗиев эшләде.
Әлеге идея халык арасында төрле фикерләр тудырды. Мәчетнең моңа ни катнашы бар, диючеләр дә булды. Кызганычка каршы, кайберәүләр диннең җәмгыятебезнең бер өлеше икәнен аңлап бетерми шул. Киресенчә, дин ул - шәригать кануннары буенча, матурлык һәм чисталык үрнәге буларак, җәмгыятебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Шәленең дин әһелләре моның ачык үрнәге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа