Питрәч районында 2016 елда биш йортны төзекләндерәчәкләр
Күп бүлмәле биш йортта капиталь ремонт планлаштырылган.
Берәрләп Колай, Питрәч, Кощак, Ленино-Кокушкино һәм Пановка аыл җирлегендә. Колайда 35 нче номерлы, Профсоюзная (1972 елда төзелгән) урамындагы йортка инде материаллар алып кайта башлаганнар. Монда эшне үтәүче, фирма җитәкчесе-подрядчы сүзләре буенча, миллионнан артык гомуми суммадан торган түбәне алыштыру һәм керү юлын (подъездларны) төзекләндерү белән шөгыльләнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа