Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районында чисталык урнаштырыр вакыт җитте

Кар эреп беткәнче үк, әйләнә-тирә үзеннән-үзе чәршәмбе һәм шимбә өмәләре оештыруны сорый. Питрәч оешмалары һәм предприятиеләре коллективлары әлеге эшне озакка сузмыйча, районда төзекләндерү буенча ике айлык игълан ителүгә, үз территорияләрендә тәртип, чисталык урнаштырырга кереште. Һәрбер авыл җирлекләрендә дә әлеге эш контрольдә тотыла.

Өмәләр әйләнә-тирәбезне тәртипкә китерү, чисталык урнаштыру, төзекләндерү өчен генә түгел, шулай ук кешенең табигатьне пычрату проблемасына мөнәсәбәтен үзгәртү мөмкинлеге дә бирә. Чисталык һәм тәртип саклау өчен бик күп көч куярга кирәк, шул чакта, башка чүпләмәс идем, дип уйларга мәҗбүр буласың.

Районда үткән берничә чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә яшьләр дә, учреждение хезмәткәрләре дә актив катнаша. Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дә тик тормый. Аларның нәтиҗәсе күз алдында - урманда да чүп-чар, көздән калган яфраклар, көнкүреш калдыклары кимеде. Питрәчлеләр ике атнада 150 куб метрдан артыграк көнкүреш калдыгы җыйган һәм чыгарган. Әлеге эштә 650дән артык кеше һәм унике махсус техника катнашты. Торак пунктларын яшелләндерү эшләре дә башланды. Мондый темплар белән авылларыбыз май бәйрәмнәренә һичшиксез матурлыкка күмеләчәк, тантаналы төс алачак һәм Бөек Җиңү бәйрәмен лаеклы каршы алачакбыз.

Әмма безнең уртак йортыбызның һәр җире чисталык таләп итә бит. Авыл эчләрендә генә түгел, ә авыл кырыйларында да чисталык булырга тиеш. Хәзерге вакытта җирле җитәкчелек кенә түгел, республика экологлары да бөтен көчләрен шуңа юнәлтә. Аларга өмәләрдә катнашып кына түгел, мәгълүмат җиткереп тә ярдәм итәргә була. Моннан тыш, табигатьне саклау өлкәсендә хокук бозулар турындагы фото яки видеоязмалар юллаган өчен 1,5 мең сум (һәр очрак өчен) премия алырга мөмкин. Узган ел республикада йөз кеше шундый премияләр алды.

Питрәчлеләр Экология министрлыгының сайтында экологлар белән элемтәгә керә ала, анда республика иҗтимагый экология кабул итүе эшли. "Кайнар линия" телефоны: (843)267-68-67. Электрон почта: eco.signal@tatar.ru. Гаризаларны "Халык контроле" системасына "Экология" категориясенә юлларга мөмкин.

Иң элек чүплекләр мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Экология министрлыгы сайтында аларны республиканың махсус экология картасына кертәләр. Анда барысын да күзәтеп барырга була. Кызыл тамгалар - калдыклар ташлау урыны, яшел тамгалар - инде чистартылган урыннар. Дөрес, әлегә Питрәч районы территориясендә мондый тамгалар күп түгел. Картаны бердәнбер яшел тамга бизәп тора. Аларны күбәйтү безнең барыбызның да көченнән килә торган эш.

Иң соңында, Питрәч яшьләренең төзекләндерү мәсьәләсендә активлык күрсәтүләрен билгеләп үтәсе килә. "Татарстан Республикасы Аграр Яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе активистлары һәм аларның ярдәмчеләре наратлыкта стадионда өмә үткәрделәр һәм анда тәртип, чисталык урнаштырдылар.

Ә сез экология ике айлыгында катнашасызмы?

Ике айлык башланганнан бирле, 1 апрельдән, район территориясендә 31 санкцияләнмәгән көнкүреш калдыклары чүплеге ачыкланган. Аларның мәйданы - 316 квадрат метр. Хәзерге вакытта әлеге барлык чүплекләр юкка чыгарылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса