Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районының “Алга” газетасына 70 яшь

1945 елның 25 гыйнваренда районда "Алга" татар газетасының беренсе саны дөнья күргән.

Быел аңа 70 ел. Төп газет "Вперед"ның кече сеңлесе шушы елларда район халкына тугры хезмәт итеп килә.

Ул чактагы хакимият органнары мәгълүмат чарасының әһәмиятен яхшы аңлап эш иткән. Никадәр авыр булса да, сугышның соңгы - Җиңү алды елында тагын бер газет ачарга тәвәккәлләгәннәр: кешесен дә, средстволарын да тапканнар. Ә бит җимерек хуҗалыкны күтәрергә, фронтка ярдәм итәргә кирәк булган.
Газет чыгару бик күп хезмәт, көч, иҗади осталык, грамоталылык, белем, оперативлык таләм итә. Монда теләсә кем килеп эшли алмый. Халыкка дөрес, гадел мәгълүмат бирү зур җаваплылык таләп итә. Ул заманнарда, белүебезчә, тел озайту хәтәр булган. Шулай да хәбәрчеләр коллективы каләмнәре очлы булган. Бу 50-60 нчы еллар саннарын карап, укып утырганда аеруча күзгә ташлана. Мәкаләләрдә тәнкыйть тә җитәрлек, чеметеп алу да бар. Хуҗалык җитәкчеләрен, артта калганнарны оялту, алда баручыларны мактау да җитәрлек. Мәсәлән, 70 нче елларда "Ташбака адымнары белән" дигән рубрикалар булган. Шунда артта сөйрәлгән хуҗалыклар тәнкыйть утына тотылган. Фотолар азрак булса да, аның каравы таблицаларга урын күп бирелгән.
Мин редакциягә 80 нче еллар урталарында килдем. Бу вакытта иң яше идем. Миңа 26 гына. Редактор ул чагында Николай Ушатов, аннары Николай Кораблев, соңрак һәм бүгенге көндә 3 Николай Александров. Өч Николай белән эшләргә туры килгән. Редакциядә нинди кешеләр эшли икән, дип курка-курка гына килгәнем әле дә исемдә. Тәрҗемәче булып алдылар. Бер-бер артлы корректорлар отпускыга чыга башлады. Әле - рус, әле татар газеталарында аларны алыштырырга туры килде. Тәрҗемәдә тагын бер кеше - олы яшьтәге Петр Максимов эшли иде. Редактор урынбасары булып Арча ягыннан Илгиз Бариев та яңа гына эшли башлаган. Машинистка да яңа, Кыскасы, дубляж коллективы яңарган чакка туры килдем. Корректор булып Күннән Мәгъмүрә апа Мөхетдинова озак еллар эшләгән. Ул пенсиягә чыккач та, биш ел эшләде әле. Редакция коллективының тату, бердәм булуы - иң беренче күзгә ташланганы иде. Аннары берничә елда элеккеләр китеп бетте, яңа кешеләр килде.
Бүген "Алга"да тәрҗемәче Нурия Камалетдинова, корректор Лидия Федорова һәм мин - Наҗия Галиева эшлибез. Мин инде пенсия яшендә, шушында 30 елга якын гомер үтте. Тәрҗемәчедән замлыкка да күчтем, югары һөнәри белем дә алдым. Төрле чаклар булды. Әмма безнең төп эшебез - халыкка мәгълүмат җиткерү. Районның, республиканың сәяси, икътисадый хәлен яктыртып, җәмгыятьтә барган вакыйгаларга дөрес бәя биреп, шуны ваытында халыкка җиткереп барабыз.
Хәзер газета заманча технологияләр белән чыгарыла. Компьютерда җыела, ясала. Элекке кебек кара буяуларга буялып, кулдан хәреф җыючы юк. Линотип дигән зур машиналар да тарихта гына калды. Безнең линотипистыбыз Наташа Каткова үзе бер хәзинә иде. Рус милләтеннән булса да, татар текстындагы хаталарны хәзер күреп алыр иде.
Менә шулай итеп бер кеше гомере - 70 еллык юбилее да җитте газетаның. Аллага шөкер, безне укыйлар, хәбәрчеләребез һәр авылда бар. Аларның исемнәрен яза башласаң, газетада күп урын китәчәк. Бүген дә безгә иҗат җимешләрен юллаучы иң-иңнәренең генә исемнәрен китерәм. Болар: Шәледән Язилә Абдрәхимова, Күннән Рәшидә Галәви, Ленино-Кокушкинодан Галимҗан ага Закиров, Питрәчтән Анастасия Долгова, Янсуардан Ксения Алексеева, Татар Казысыннан Флюра Хәйретдинова, Салкын Чишмәдән Сәярә Зарипова, Чытыдан Мәсәния Шәмсетдинова һәм башка бик күпләр. Әле моңа мәктәпләрдән, китапханәләрдән, авыл кешеләреннән килгән, балалар иҗатларын кушсаң, без халык белән бергә яшибез, җәмгыть мәнфәгатен, көндәлек мәсьәләләрне яктыртабыз, дигән нигезле фикер туа, шулай бит.
Инде һәммәгезне: иң элек безне укучыларны, бүгенге һәм элекке хезмәткәрләрне, актив хәбәрчеләребезне "Алга" юбилее уңаеннан котлыйм!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X