Питрәч районының җиде авылында Качману коенулары узды
Православие динендәгеләр иң мөһим христиан бәйрәмнәренең берсе – Качмануны билгеләп үтә.
Бәйрәм уңаеннан район авылларында традицион Качману коенулары узды, суга чумлаучыларны хәтта көчле салкыннар да куркытмады.
Аркатово, Пановка, Керәшен Сәрдәсе, Кощак һәм Рус Казысы авылларында ябык купельләрдә су коенырга була иде. Олы Дүрт Өйле авылында Алланың кешегә күренгән төнендә су изгеләндерелде. Колай авылы чиркәве настоятеле протоиерей Александр Карпухин, Питрәч авылының Никольский приходы настоятеле, иерей Владимир Трушков су аруландыру йоласын үтәү өчен бер чишмә янында очрашты. Гыйбадәт кылуда авыл халкы һәм ике мәхәллә кешеләре катнашты. Анда чишмәдән өскә су коярга була иде. Көек авылында бозлы суда коенып булды. Барлык бу объектларда да, полиция хезмәткәрләре һәм медикларның кизү торуы оештырылды.
Кощак авылында бәйрәмнәр алдыннан җирле халык өмә үткәрде. Флот чишмәсендә Качмануга әзерлек кысаларында территорияне чистарттылар.
Керәшен Сәрдәсе авылында элек-электән традицион йолалар сакланып калган, җирле халык аларны ел саен бәйрәм көнендә башкара. Анда «Чулпы» иҗат ансамбле актив катнаша. Бу көнне танышларга, күршеләргә һәм чишмәгә бара алмаучыларга көянтә-чиләк белән су ташыйлар.
Бу бәйрәм көнендә «Сәяр» һәм «Чулпы» фольклор ансамбльләре керәшен халык костюмнарын кия, - дип сөйли Керәшен-Сәрдәсе мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Айдар Мәннапов. - Безнең әби-бабайларыбыз да Качману бәйрәмен шулай үткәргәннәр.
Ансамбльдә катнашучыларның берсе Ольга Харитоновага 69 яшь. Ул хатирәләре белән уртаклашты.
Мин балачактан бу бәйрәмдә катнашам. Һәр елда да көннәр бер төрле килми: яңгырлар да, көчле салкыннар да булды. Бернәрсәгә дә карамастан, без ел саен чишмәдән су ташып, аны йорт буенча таратабыз. Безне һәр йортта бәйрәмгә махсус әзерләнгән кайнар һәм хуш исле чәй, тәмле коймак, пироглар белән көтеп алалар.
Бу көнне авыл буенча халык җырлары яңгырады. Биредә гореф-гадәтләр саклана.
Әти-әниләребез безне һәрчак үзләре белән алалар иде. Бу җырларны без ишетеп үстек, ә хәзер аларны үзебез җырлыйбыз. Инде балаларым, оныкларым минем белән бергә изге су ташуда катнаша, - ди Нина Фадеева.
Изге су үз структурасын берничә ел саклап калырга сәләтле дип санала, шуңа күрә беркайчан да бозылмый диярлек. Качману суының бөек көче авыруларны дәваларга, кешеләрне күз тиюдән, өйдә явыз рухлардан арындырырга ярдәм итә.
Социаль челтәрләр аша питрәчлеләрне бәйрәм белән район башлыгы котлады.
Бу бәйрәм халыкның рухи бердәмлеген чагылдыра, элеккеге традицияләрне, шулай ук җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны сакларга, яшьләрне тәрбияләргә ярдәм итә. Ул безне рухи традицияләрне үтәргә, шәфкатьле булырга этәрә, игелекле эшләргә рухландыра. Сезгә бу көнне нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек, яңа казанышлар телим! – дип билгеләп үтте Илһам Кашапов.
Күбрәк фотолар биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа