Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәч яшь армеецларының дебюты уңышлы үтте

Алар өчен беренче сынау Казанда "Вперед, юноармейцы!" хәрби-спорт уенының зональ туры булды.

Безнең районда уку йортлары базасында яшь армеецлар отряды әзерләү буенча пилот проектына әлегә Питрәчнең икенче мәктәбе генә керде. Анда мондый отряд 1 сентябрьдән әзерләнде. Кичә балалар инде беренче тапкыр үз көчләрен республика дәрәҗәсендә сынап карадылар.

- Бедә иң зур уңыш Евгений Сиваевта, ул граната ату буенча өченче урын алды, - дип сөйләде икенче мәктәптә отряд кураторы Евгений Агачев. - Гомумән алганда да, балалар бик лаеклы чыгыш ясадылар, аеруча да аларның көндәшләре Казан кадетлар мәктәбе командалары булганын санаганда. Алар өчен бу сынаулар - гадәти көн тәртибенең аерылгысыз өлеше. Моны оештыручылар да билгеләп үтте.

Яшь армеецларның сынаулары арасында тезелүгә әзерлек, ГТО нормалары - йөгерү, ату, тартылу, сыгылу һәм башкалар булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса