Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч яшьләрен республиканың иң яхшы җитәкчесе тәрбияли

Республиканың профессиональ конкурсында питрәчле иң әһәмиятле номинациядә җиңү яулый.

Казанда дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүчеләрнең профессиональ мастерлыгы буенча республика конкурсы булып узды. Аны ел саен Татарстан Республикасында яшьләр эшләре һәм спорт Министрлыгының яшьләр, инновацион һәм профилактик программалары республика үзәге үткәрә.

Конкурс программасында презентацияләр, дәүләт яшьләр сәясәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе буенча авторлык программасы, яшьләр сәясәте, Ватан тарихы һәм Россиядәге яшьләр хәрәкәте, рус теле, география, ораторлык сәнгате өлкәсендә конкурста катнашучыларның профессиональ компетенцияләрен бәяләү булды. Конкурсантларга, ә алар 30 кеше иде, күп кенә сынаулар үтәргә туры килде.

Конкурста безнең районны "Форпост" җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр үзәге формированиесе җитәкчесе Наилә Таҗиева тәкъдим итте. Нәтиҗәләр буенча, ул конкурсның иң әһәмиятле - "Татарстан Республикасында дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә иң яхшы җитәкче" номинациясендә җиңү яулый!

Наилә Таҗиевага һәм аның тәрбияләнүчеләренә яңа уңышлар һәм казанышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса