Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләр җәяүлеләргә игътибар итегез

    1 октябрьдән республикада "Җәяүле" профилактик чарасы старт алды. Әлеге акция юл хәрәкәтендә катнашучыларның, балаларның да, олыларның да игътибарын җәяүлеләргә бәрдерү очракларының арту проблемасына юнәлдерелә.

    Агымдагы елның 8 аенда Татарстанда юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 98 җәяүле һәлак булган (узган елның шул чоры белән чагыштырганда 13 кешегә күбрәк). Питрәч районында юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә 3 җәяүле һәлак булган, тагын 11 кеше төрле авырлыктагы җәрәхәт алган.

    Профилактик чара 10 октябрьгә кадәр дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: