Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчнең җиңүчеләрен Кремльдә бүләкләделәр

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан Казан Кремленең Вәкиллек корпусында мәктәптә укучылар, студентлар, журналистлар, һәм бәйсез булган экспертлар арасыннан антикоррупцион тематикага багышланган конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды.

Очрашуның кунаклары булып Татарстан премьер-министры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР дәүләт советы вәкилләре, Министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре саналды. Тантананы ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сафаров ачты:

- Сезнең һәм гражданнар җәмгыяте катнашыннан башка коррупция белән көрәшү нәтиҗәле булмас иде, - дип ассызыклады ул, җиңүчеләргә һәм призерларга мөрәҗәгать итеп.

Әсгать Сафаров конкурста катнашучыларга коррупция проблемасына битараф булмаганнары һәм актив тормыш позициясе алып барганнары өчен шулай ук ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән дә рәхмәт сүзе белдерде. Бүләкләнүчеләр арасында "ТР аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсенең "АНТИКОРЛИГА" коррупциягә каршы яшьләр өчен интеллектуаль уеннар" проектын оештыручылар һәм анда җиңүчеләр дә булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса