Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчнең ЮХИДИ хезмәткәрләре “Көзге каникуллар” чарасы үткәрә

Көзге мәктәп каникулларында балаларның буш вакытлары арта, һәм алар аны урамда үткәрә.

Олылар ягыннан контрольсез калып, балалар үзләренең уеннарын еш кына юл янында уздыралар, шулай ук алар өчен йорт ишегаллары куркынычсыз.

Бу чорда Питрәчнең Эшке Эшләр Министрлыгы бүлеге мәгариф бүлеге белән бергә юл-транспорт һәлакәтләре турында кисәтү максаты белән "Көзге каникуллар" оператив-профилактик чара үткәрә.

Бу атнада эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм аларның ата-аналары белән тематик әңгәмә үткәрә. Моннан тыш, ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында кисәтү буенча рейдлар да оештыралар. Алар балалар креслосын куллануга һәм куркынычсызлык каешын эләктерүгә аеруча игътибар бирәләр. Машина йөртүчеләргә җәяүле кичүе зоналары, юл чаты, җәмәгать транспортлары тукталышы, "Балалар" тамгалары белән билгеләнгән юл участоклары аша узганда, шулай ук бик игътибарлы булырга кирәк.

Балаларның яктырткыч элементларын куллануларын пропагандалау максаты белән булган акцияләр дә үткәрелә.

2016 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 473 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 кеше үлгән һәм 498 кеше төрле дәрәҗә авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтләре һәм зыян күрүчеләр саны 10 процентка арткан. Безнең районда 9 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 9 бала зыян күргән. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X