Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчтән китәсе дә килмәде

Узган атнада Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V съезды булып узды. Быел анда Россия һәм чит илләрдән меңнән артык катнашучы җыелды. Конгресс чаралары планына республика районннарына чыгу да кертелгән иде. Якшәмбе, 9 декабрь көнне, делегатлар төркеме безнең районда да булып китте.

Делегатлар үзләренең район буйлап сәяхәтләрен Кощак кирпеч заводыннан башлап җибәрде. Аларны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин озатып йөрде. Кощак кирпеч заводы - бүгенге көндә керамик кирпеч җитештерү буенча Татарстанда иң эре компания. Завод - 2013 ел ахырына кирпеч җитештерүне елына 90 миллион данәгә җиткерергә ниятли. Оешмада 100 дән артык кеше генә эшли, чөнки барлык җитештерү диярлек автоматлаштыруга корылган.
Район үзәге мәдәният һәм белем бирү учреждениеләре белән танышуны кунаклар Боз сараенда дәвам итте. Биредә алар яшь хоккейчыларның уеннарын карады. Аннан соң Питрәч 2 нче урта мәктәбенә юнәлделәр. Делегация рус телле балаларның татар теле дәресендә катнашты. Дүртенче сыйныф укучылары кунакларга үзләренең белемнәрен күрсәтте. Дәрес җиңел уен формасында курчаклар, компьютер программасы һәм интерактив такта кулланып үтте. Балалар дәрес белән шулкадәр мавыктылар, хәтта кунаклардан оялып та тормадылар. Дәрес укучыларны гына түгел, кунакларны да мавыктырырлык иде. Конгересста катнашучыларның берсе Свердлов өлкәсе Алапаев өлкәсеннән килгән Наҗия Сафиуллина. Ул күргәннәренә исе китеп, үзем дә шундый мәктәптә эшләр идем, дип әйтеп куйды. "Мондый мәктәп - һәр укытучының хыялы. Минем директорым бүтән мине конгрессларга җибәрмәс инде", - дип шаяртты ул. 7-8 нче сыйныф укучылары кунакларга Кәрим Тинчуринның "Зәңгәр шәл" пьесасыннан өзек күрсәтте. Бу юлы да конгресста катнашучылар тарафыннан соклануларга чикләр булмады. Балалар берничә көн алдан гына Кәрим Тинчурин исемендәге татар милли драматургия фестиваленең "Тәүге адымнар" номинациясендә гран-прига лаек булып, Диплом белән кайтканнар иде. Көчле алкышлардан соң бер делегация вәкиле: "Балаларның чыгышын карап, аларның үз туган телләрендә шундый матур сөйләшкәннәрен күреп, матур итеп җырлауларын тыңлап, биредә туган телебез һәм мәдәниятебезнең нык саклануына тагын бер тапкыр инандым", - диде.
Соңыннан делегация район мәдәният йортына юл алды. Биредә алар "Питрәч - безнең туган җир" дигән фильм карады. Аннан соң кунаклар "Калинушка", "Җәүһәр", "Чулпы" һәм районның иң якты йолдызлары Зөлфәт Габдулин, Игорь Дмитриев, "Восторг" триосы, Ләйсән Шакирова, Альберт Хаммадиев, "Пластилин" хореография төркеме катнашында концерт карадылар. Ә "Җәүһәр" ансамбле "Сабантуйга бирнә җыю" күренешен күрсәтте. Кунаклар артистларның чыгышын көчле алкышларга күмде.
Мәктәп, Боз сарае, мәдәният йортында концерт караганнан соң аксакаллар Советы рәисе Рим Гыйниятуллин: "Безне иң сокландырганы сезнең районда төрле милләт вәкилләренең шулкадәр дус һәм тату яшәүләрен күрү булды. Без нәкъ менә сезнең районыгызга килүебез белән чиксез бәхетле, башкаларга да бирегә килергә киңәш итәчәкбез. Район башлыгыгыз турында аерым әйтеп китәсе килә. Без халыкның аңа ничек ышанганын күрдек. Районда тормыш, тыныч, мул, матур икән - монда район башлыгының өлеше зур, дип уйлыйм мин. Питрәчтә мәдәниятебезгә, туган телебезгә хөрмәт сокландыргыч. Без шуны күреп сөендек", - диде. Ә профессор, Евроазия үзәге рәисе Разан Абузяров: "Минем биредәге рухи һәм әхлакый тәрбия эшенең яхшы оештырылуына исем китте. Сез минем "Ислам ренессансы" китабында рухи-әхлакый тәрбия турында нәрсә язган булсам, шуны эшлисез", - дип куана.
Аның сүзләренә Чынгыз хан нәселеннән булган, инде озак ел Польшада яшәүче Ежи Шахунович та кушылды. Сүз уңаеннан, Польшада 5 мең татар яши икән, ә Гданьск шәһәрендә 2010 елның ноябрь аенда хәрби татар сугышчыларына һәйкәл ачыла. Атка атланган татар улы скульптуралы монумент Грюнвальд көрәшендә Польша-Литва дәүләтенең тарихи җиңүенә 600 ел уңаеннан куелган. Бу көрәштә полякларга татар көрәшчеләре җиңәргә булышкан. Татар хәрбиләренә монумент кую Польшаның беренче Президенты Юзеф Пилсудскиның илдә яшәүче азсанлы милләтләргә дә толерантлык күрсәтелүен раслый.
Әлбәттә, бу көнне һәрбер кунакка бүләкләр дә таратылды. Ирләргә - татар түбәтәйләре, ә хатын-кызларга шәлләр өләштеләр. Кунаклар милли ашлар белән дә сыйланды һәм татар халкының иң күркәм милли ашы - чәк-чәктән авыз итте.
Искә төшереп үтү зыян итмәс, конгресс беренче тапкыр 1992 елдан Минтимер Шәймиев инициативасы белән үткәрелә, соңгысы 2007 елда үтте. Аңарда милли-мәдәни автономияләр, Россия һәм чит илләр татар берлекләре вәкилләре катнаша. Конгрессның төп максаты - татарларны туплау, берләштерү, социаль-икътисадый һәм рухи үстерү, милли-мәдәни үсеш өлкәсендә максатчан программалар эшләүдә һәм тормышка ашыруда катнашу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X