Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Профилактика үз нәтиҗәләрен бирә

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан газетаның баш мөхәррире Ольга Шәрипова район башлыгы, коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия рәисе Илһам Кашапов белән очрашты һәм көн кадагындагы әлеге тема буенча фикер алышты.

- Илһам Миңнеханович, ел саен ел ахырында коррупциягә каршы тору өлкәсендәге эшкә йомгак ясала. Нәтиҗәләр нинди?
- Җирле үзидарә органнары, барыннан да элек, коррупцияне профилактикалау белән шөгыльләнәләр, бу планда төрле чаралар күрелде - 4 укыту семинары, муниципаль хезмәткәрләр һәм депутатлар өчен хокукый һәм коррупциягә каршы юнәлештәге 252 чара үткәрелде. Ел дәвамында коррупциягә каршы комиссиянең 4 утырышында коррупциягә каршы көрәш, муниципаль хезмәт, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, муниципаль сатып алулар, эшмәкәрлек эшчәнлеге, җир, бюджет законнары, сәламәтлек саклау, мәгариф, ТКХ өлкәләрендә «көнкүреш коррупциясе», чакырылыш кампаниясе эшендә, торак мәсьәләләрен хәл итүдә 34 актуаль мәсьәлә каралды.
Шулай ук 8 утырышта 39 мәсьәлә каралды, шул исәптән 2 муниципаль хезмәткәр һәм 16 муниципаль учреждение җитәкчеләре вазыйфаи бурычларын үтәгәндә шәхси кызыксынучанлык туу турында белдерде, ә бу мәнфәгатьләр конфликтына китерә.
Төп бәяне халык бирә. 2019 елда «Татарстан Республикасында коррупция турында халык фикерен өйрәнү» социологик тикшеренү нәтиҗәләре буенча Питрәч районы халкы коррупция очраклары белән сирәгрәк очрашуын билгеләп үтте һәм бу сөендерә, димәк, профилактика үз нәтиҗәләрен бирә.
- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган марафон кысаларында нинди чаралар үткәрелә?
- 49 төрле чара планлаштырылган, минем ярдәмчем Валентина Урысова катнашында мәктәп директорлары, эшмәкәрләр, хәрби комиссариат хезмәткәрләре, финанс-бюджет палатасы хезмәткәрләре, мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре катнашында түгәрәк өстәлләр уздырылды. Шулай ук алар сәламәтлек саклау системасының хезмәткәрләре, укучылар һәм студентлар, муниципаль хезмәткәрләр өчен үткәреләчәк. Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт өлкәләрендәге учреждениеләр тарафыннан да планлы эш алып барыла. "Коррупциядән прививканы" балачактан ук ясау мөһим.
- Шулай да бу эштә төп критирий булып коррупция очраклары булу-булмау тора. Бу уңайдан ни әйтерсез? Коррупциягә каршы закон бозу очраклары бармы?
- Коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозу очраклары буенча 12 хезмәткәр кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылык чараларына тартылды, шуларның 9ы - керемнәр турындагы мәгълүматлар буенча, 1се – чикләүләр буенча, 2се – мәнфәгатьләр конфликты буенча. Моннан тыш, 4 авыл җирлеге депутаты үз керемнәре турында дөрес мәгълүмат бирмәгән өчен башка формада җаваплылыкка тартылды. Бу Богородск, Күн, Пимәр, Татар Казысы авыл җирлекләрендә, ә мәгълүматларны тапшырмаган өчен Янсуар авыл җирлеге депутатының ышанычны югалту буенча вәкаләтләре туктатылды. Димәк, профилактикага урын бар.
- Депутатларны башка формада җаваплылыкка тарту кызыксындырды. Бу нәрсә дигән сүз?
- Беренчедән, депутатлар инде 3 ел үзләренең керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, шулай ук тормыш иптәшләре (ире) һәм балигъ булмаган балалары турында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр итәләр. Элек коррупциягә каршы законнарны бозган өчен депутатлар вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату һәм хәтта ышанычны югалткан очракта гына җавап тотуны күздә тота иде, хәзер исә түбәндәге җаваплылык чаралары барлыкка килде: кисәтү; депутатны үз вәкаләтләре вакыты туктатылганчы вазыйфадан азат итү; вәкаләтләрне гамәлгә ашырудан даими нигездә үз вәкаләтләре вакыты чыкканчы аларны гамәлгә ашыру хокукыннан мәхрүм итү; муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органында, җирле үзидарәнең сайланулы органында аның вәкаләтләре вакыты туктатылганчы вазыйфа биләүне тыю; вәкаләтләрен даими нигездә үтәүне тыю.
Мәгълүмат тапшыру сроклары да үзгәрде. Хәзер закон нигезендә, депутат аларны сайлау көненнән соң 4 ай эчендә тәкъдим итәргә тиеш һәм чыгымнар булмаган очракта, алга таба тәкъдим итмәскә мөмкин. Әмма бу очракта ул ел саен чыгымнар булмау турында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр итәргә тиеш. Әгәр ул күчемсез милек сатып алган икән, мәгълүмат тапшырырга бурычлы.
Депутат яки хезмәткәр нинди акчага күчемсез милек сатып алуын аңлата алмаса, эш күңелсез тәмамланырга мөмкин һәм суд процедураларыннан соң алар дәүләт кеременә конфискацияләнергә мөмкин. Конституция суды гаиләләрдән һәм коррупционерлар танышларыннан милекләрен тартып алырга рөхсәт итте. Хәзер сатып алуларның законлылыгын раслый алмаган түрәләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына гына түгел, ә теләсә кайсы затларга да конфискация яный.
- Чаралар кырыс. Тагын нинди өлкәләрдә коррупция куркынычы бар? Сезне нәрсәләр сөендерә һәм нәрсә борчый? Нинди проблемалар бар?
- Коррупция куркынычы һәркайда бар. Питрәч районы Казанга якын урнашкан, шуңа күрә коррупцион рискларның берсе булып, шәһәрлеләрдә зур ихтыяҗ тудырган муниципаль җирләрне куллану тора. Монда тәртип бозуларга юл куймаска кирәк. Шунысы куандыра, 2019 ел нәтиҗәләре буенча без республикада торак төзелеше буенча өченче урында торабыз, 157,6 мең кв.м. торак файдалануга тапшырылган. Тагын шунысы куанычлы, «Яшьлек» торак комплексында инвесторлар алдаган өлешчеләр проблемасы уртак көч белән хәл ителде һәм, ниһаять, 2 йортка яшәүчеләр күчәчәк. Социаль инфраструктура булуы да халыкның күпләп килүен таләп итә. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә коррупция куркынычы шактый зур, бүген 100 урынга 116 бала туры килә. Чиратта яңа туган баладан 6 яшькә кадәрге 2241 бала тора. «Царево» торак комплексында «Ивушка», Көек авылында «Золотая рыба» дип аталган яңа балалар бакчалары файдалануга тапшырылды, әмма мәктәпкәчә учреждениеләр, шулай ук әлеге торак комплексларда мәктәпләр җитмәү проблемасы кала һәм ул республика җитәкчелеге тарафыннан җиткерелгән, аларны киләсе 3 елга капиталь төзелеш программасына кертерләр дип өметләнәбез. Проблемалар һәрвакыт бар, әмма алар хәл ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса