Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Рацион буенча ашатсаң, сөт тә булыр”

"Соя-Колай" ҖЧҖ базасында терлекчеләрнең район семинар-киңәшмәсе булды. Ветеринар табиблар, осеминаторлар, Питрәч хуҗалыклары идарәчеләре 2015-2016 елгы терлекләрне кышлату чорына әзерлек эшләре турында, терлекчелек продукциясен арттыру турында фикер алыштылар, район хуҗалыкларының бүгенге халәте белән таныштылар.

Бүгенге көндә банкротлык процедурасын үтүче "Соя-Колай" ҖЧҖда конкурс идарәчесе Валерий Крапивин җитәкчелегендәге состав тырышлыгы белән кадрлар һәм терлекләр санын тотрыклы саклауга ирешәләр (бу шулай ук вакытында хезмәт хакы, премияләр бирүдә дә чагыла). Бүгенге көндә биредә 1600 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 750се савым сыеры.

- Безнең республиканың 23 районында хуҗалыкларыбыз бар. Монысы шуларның иң нәтиҗәле эшләүчеләренең берсе. Биредә яхшы коллектив, җаваплы кешеләр эшли. Бүгенге көндә без әлеге потенциалны югалтмас өчен яңа инвесторлар эзлибез, - ди Валерий Крапивин. - Шулай ук без Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның да ярдәмен даими тоеп торабыз. Алар безгә ышана һәм һәрдаим ярдәм итеп тора.

Бүгенге көндә Питрәч районы хуҗалыкларының барысындагы кебек савымнар кимүе күзәтелә. Тик бу хәзерге чор өчен нормадан артмый. Шулай да әлеге мәсьәләне күз уңыннан ычкындырмаска, савымнарны арттыру өстендә эшләргә кирәк.

- Сөт җитештерүдә иң мөһим рольне балансланган азык, азык өстәмәләре уйный, - диде семинарны ачып җибәргәндә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. - Без әлеге мәсьәләгә зур игътибар кирәклеген искәртәбез. Кайбер хуҗалыкларда әлеге мәсьәләгә бик салкын карыйлар. Яхшылап ашатканда гына сөтнең сыйфаты да була, савымнар да артачак.

Терлек башын саклау да бик мөһим мәсьәлә. Сүз уңаеннан районда быел савым сыерларының баш саны узган елга караганда 102 процент.

- Бозаулату чорында бозауларны югалтмас өчен дә күп эш башкарырга кирәк. Кизү торуны булдырырга, терлекчеләрнең тәүлек буе тудыру бүлегендә булуын көйләргә - болар барысы да бик җаваплы эшләр, - дип сөйләп китте район баш ветеринар табибы Илгизәр Латыйпов. - Бозауларга тугач та яхшы тәрбия кирәк, шулай ук буаз һәм бозаулаган сыерларга да яхшы тәрбия күрсәтү мөһим.

Семинарда алынган мәгълүматлар тәҗрибәле терлекчеләр өчен яңа гына эшли башлаганнары өчен дә файдалы булачак.

- Азык мәсьәләсе һәм эш оештыру буенча яхшы гына фикерләр булды. Мин алга таба үз эшемдә аны һичшиксез кулланачакмын, - ди әле күптән түгел генә эшли башлаган Әлбәден КФХ идарәчесе Рәшит Галиев. - Мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу өчен дә, үзең өчен яңалыклар үзләштерү өчен дә бик мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса