Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Район башлыгы Илһам Кашаповның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле питрәчлеләр! 23 февральдә Россиянең Хәрби дан көннәренең берсе - Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көндә алдагы чор геройларын, шулай ук хәзерге заман геройларын искә алабыз. Һәр буын өчен бу бәйрәм батырлык, фидакарьлек һәм намус символы булып тора. Аеруча да рух ныклыгы һәм туган илгә  карата  чиксез мәхәббәт Бөек Ватан сугышының авыр елларында ачык чагылды. Үзләренең интернациональ бурычларын үтәгән һәм илнең территориаль бөтенлеген саклаган хәрбиләр буыны ветераннарга лаеклы алмаш булды.
Без, питрәчлеләрнең Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларының батырлыкларын данлавын һәм хәтерләвен  яхшы беләбез. Бүген Ватанга хезмәт итүнең данлы традицияләрен лаеклы дәвам итүчеләргә, патриотизм, антка тугрылык, хәрби бурыч һәм хәрби туганлыкка тугрылык кебек төшенчәләрне бар нәрсәдән өстен куючыларга зур хөрмәт белән карыйбыз.
Бу матур көндә һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык,  иминлек,  ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим. Бу кыю һәм батыр кешеләр бәйрәме һәрвакыт тынычлык һәм шатлыклар гына алып килсен!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X