Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районда кышлату уңышлы уза

- Азык бар, савымнар узган елгыдан артыграк, - ди "Соя Колай" хуҗалыгы зоотехнигы Юсуп Идиятов. - Терлекләрне кышлатуга вакытында күчтек. Хәзерге вакытта бер сыерга 40-45 килограмм силос бирәбез, кардада салам җитәрлек, шулай ук фураж, азык өстәмәләре бирәбез. Кышлату имин үтә.


Биредәге сыерларның рационы бик туклыклы. Аларга парландырып солы бирәләр, көн саен махсус "квас" - төрле өстәмәләр кушылган ферментланган сыек ашлык фуражы катнашмасы белән сыйлыйлар. Аның сыйфатын хуҗалык директоры Хәлим Миңнебаев даими тикшереп тора. Ул һәр катнашмадан проба ала.

Моннан тыш маллар кондитер әйберләре, төрле тәм-томнар да ашый.

- Үзебез дә бу карамельләр белән чәй эчәбез, ашамлыклар сыйфатлы һәм бик тәмле, - ди көтү яңарту технологы Наталья Битюкова.

Сыер савучылар да үзләренә мөнәсәбәттән, эш шартларыннан канәгать.

- Бездә барысы да яхшы, - диде бригаданың сыер савучысы Надежда Битюкова. Ул узган атна нәтиҗәләре буенча югары савымнар алган өчен премия белән бүләкләнгән.

- Безнең хуҗалыкта хезмәт хакын вакытында түлиләр, атна саен премия алабыз, бер атна эчендә сөт алуда артымнар булса алдынгылыкка чыгабыз (бригадага 5 мең сум акча бирәләр).

Хәлим Хамбалович безне экскурсияләргә дә йөртә, - ди бригадир Татьяна Кузнецова. - Без аның белән Болгарга, Свияжскига, төрле чараларга бардык. Әлбәттә, барысыннан да канәгать.

Сыер савучыларның хәле яхшы булса, сыерлар да тук һәм канәгать. Сүз уңаеннан, бригадада 368 баш сыер бар. Хуҗалыкта барлыгы 1800 мөгезле эре терлек исәпләнә.

Әлбәттә, болай эшләү савымнар һәм баш саны сакланышында да чагылыш тапмый калмый. Монда хәзер савымнар тотрыклы. Моннан тыш "Соя Колай" хуҗалыгы да киңәя бара. Комплексның барлык почмакларында да диярлек төзелеш бара: бер урында сыер абзары төзелешен тәмамласалар, икенче төштә гараж ремонтлана, хуҗалык корылмалары торгызыла.

- Без бу сезонда кышлату өчен җитәрлек азык хәзерләдек, барысы да үзебезнеке, бернәрсә дә сатып алмадык, - ди сүзен йомгаклап хуҗалык директоры. - Техника әзер, киләсе сезонны тәэмин итү өчен орлык сатып ала башладык.

- Тулаем Питрәч районы буенча кышлату җайлы гына бара, һәрҗирдә азык белән тәэмин ителеш яхшы, барысы да үзебезнеке, - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров. - Районның күпчелек хуҗалыклары һәм "Соя Колай" хуҗалыгы моңа ачык мисал. Хәзер эшләүчеләребез дә килгән кешеләр түгел, үзебезнекеләр. Бу да мөһим роль уйный. Савымнар белән хәл яхшы, февраль ахырына районда сыердан савым, узган елгыга караганда, ярты килога күбрәк, бозаулар алу да артты, гыйнвар аенда 2014 ел белән чагыштырганда, 50 башка күбрәк бозау алдык.

Бүгенгә савым күрсәткечләре буенча "Ак Барс Питрәч", "Макс-Ойл" хуҗалыклары алда бара. Аларда сыердан савым 19,9 килограмм (2014 ел белән чагыштырганда 3,2 килограммга артык) һәм 18,6 килограмм (2,8 килограммга күбрәк).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса