Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Районыбыз инвесторларны үзенә җәлеп итә

Бүгенге көндә беркем дә инвестицияләрнең икътисадта зур роль уйнавын кире какмас. Финанс кертемнәре икътисадыбызны тагын да куәтлерәк итәргә мөмкинлек бирә.

Илдәге, шулай ук республикадагы, районыбыздагы катлаулы икътисади шартларга карамастан, капитал салулар нәтиҗәсендә икътисад үсеше дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның Мәскәү журналистларына биргән интервьюсында яңгыраган соңгы яңалык бу фикернең дөреслеген раслый: "Инвесторлар, Татарстанга ышана. Без ышанычлы партнерлар. Шуңа да республикада кризис чорында да яңа җитештерү тармаклары ачыла", - дип билгеләп үтте Рөстәм Нургалиевич.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, Татарстанда тагын сигез яңа җитештерү заводы ачылачак. Безнең белән америкалылар да хезмәттәшлек итәргә әзер. Республикада чит ил капиталы катнашында меңнән артык компания теркәлгән, шуларның яртысы йөз процент катнаша.

Шунысы куандыра, соңгы елларда безнең районда да инвестицияләрне җәлеп итү буенча эзлекле, системалы эш алып барыла. Район Советының соңгы утырышында билгеләп үтелгәнчә, Питрәч районы, иң элек, инвесторлар өчен уңай мохите белән үзенә җәлеп итә. Инвесторлар безнең районга торак йортлар, юллар төзелешенә, социаль структура һәм бик күп башка өлкәләргә үз капиталларын кертүдән куркып калмый. Бу үз чиратында, кешене районыбызда яшәүгә җәлеп итә.

- 2014 елда район икътисад һәм социаль өлкәсе үсешенә 3 миллиард 512 миллион сум күләмендә инвестиция кертелгән, бу 2013 ел белән чагыштырганда 68 процентка артыграк, - дип билгеләп үтте район башлыгы Эдуард Дияров, район Советының йомгаклау утырышында. - Шулардан 16 проценты авыл хуҗалыгы тармагына туры килә. Нигездә төп капиталга инвестицияләр үзләштерүне "Ак Барс" Холдинг компаниясе тормышка ашырды (13,4 процент).

Агымдагы елда район федераль һәм республика билгеләнешендәге 30 программада катнашачак. Гомуми кертемнәр суммасы 389 миллион сум тәшкил итәчәк. Шулай да районда инвестиция торышын яхшырту, яңа инвесторлар җәлеп итүгә бәйле, - дип ассызыклады Эдуард Дияров.

Соңгы вакытларда җитештерү мәйданчыклары һәм индустриаль-промышленность паркларының булдырылуы районыбызга инвесторларны җәлеп итәргә ярдәм итте. Тулаем Татарстан буенча, шулай ук Питрәч районында моңа зур игътибар бирелә. Муниципаль дәрәҗәдәге "Агропарк "Биотех" агропромышленность мәйданчыгын гына алыйк, аның территориясендә 4 резидент эшли, промышленность мәйданчыгы 30 процент, 26 эш урыны булдырылган, гамәлгә ашырылучы инвестицияләр күләме 45 миллион сумга җитте.

Быел авыл хуҗалыгы һәм промышленность билгеләнешендәге комплексларны аккредитацияләүгә әзерләнәләр, шул исәптән "Данафлекс" ябык акционерлык җәмгыяте компаниясенең индустриаль-промышленность паркын. Анда товарны чит илгә чыгаруга юнәлдерелгән, районыбызны гына түгел, ә республикабызны алга җибәрүдә ярдәм итүче компанияләр урнаштырылачак. Әлеге территориядәге резидентлар 80 эш урыны булдырган, 100 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән.

Кощак авыл җирлеге территориясендә заманча промышленность объекты комплексы ачу планлаштырыла. Алар Россиянең һәм дөньяның иң алдынгы тәҗрибәләре нигезендә югары таләпләргә җавап бирәчәк. Промышленность мәйданчыгы үсешенең беренче этабында биш резидент эшчәнлеген оештыру планлаштырыла, алар 160тан артык эш урыны булдыруга, 300 миллион сумлык инвестиция җәлеп итүгә китерәчәк.

Бюджет формалаштыручы ике эре авыл хуҗалыгы предприятиесе - "Ак Барс" кошчылык комплексы (296 миллион 74 мең сум) һәм "Ак Барс-Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять (175 миллион 90 мең сум) икътисад үсешенә зур капитал кертте.

Тулаем 2014 елда район икътисадына 3 миллиард 512 миллион сум инвестиция кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса