Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Референдум мөһим проблемаларны хәл итте

    Районда ел саен үткәрелә торган хисап җыелышлары башланды. Анда район җитәкчелеге вәкилләре авыл халкы алдында узган елгы нәтиҗәләргә анализ ясый, киләсе елга планнар белән таныштыра. Шундый җыелышларның беренчесе Чыты авыл җирлегендә үтте. Авыл халкы белән очрашуда Питрәч мунициаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, район хезмәтләре җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты.

    Авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин үзенең хисап докладында узган елда башкарылган эшләр турында мәгълүмат җиткерде.

    - Узган елда квартал саен бюджет үтәлеше буенча тирән анализ ясалды, җинаятьчелек профилактикасы, салымнарны вакытында җыю буенча эш алып барылды. Торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү мәсьәләсе дә игътибарсыз калмады, шулай ук үзара салым буенча референдум үткәрелде, ул уңай хәл ителде. Халык әлеге мәсьәләгә уңай карады, без ел дәвамында алга куелган бурычларны хәл итеп бетердек диярлек, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы.

    Авыл халкының үзара салым җыюны хуплавы нәтиҗәсендә, берничә кискен проблеманы хәл итүгә ирешкәннәр. (Монда һәр кеше 400әр сум акча тапшырган). Беренчедән, Чытыда урамнарны яктыртуны яхшыртканнар (авыл җирлеге башлыгы билгеләп үтүенчә, бу эшне ике урамда гына тормышка ашырмый калганнар). Моннан тыш 25 тонна сыешлы су башнясын алыштырганнар, Иске Йортта су суырткычка ремонт ясаганнар.

    - Күргәнегезчә, үзара салым бик отышлы эш, - диде Йолдыз Гыйниятуллин. - Әлбәттә, республика ярдәме белән әлеге эшләргә 700 мең сумнан артыграк акча тотылды.

    Хәл ителмәгән проблемаларга килгәндә, бу алдагы еллардан ук килгән проблема - Иске Йорт авылында кибет булмау. Шул сәбәпле авыл халкы туганнарының кайтканын көтеп ятарга мәҗбүр.

    - Авылга атнасына ике-өч тапкыр автокибет килсә яхшы булыр иде, - дигән фикер җиткерде авыл җирлеге башлыгы. - Авыл халкы үзенә кирәкле товарны сатып алыр иде. Чыты ерак түгел, әмма беркем дә ипи алыр өчен 2-3 километр ара үтеп анда бармый.

    Эшкә яраклы халыкның күп өлеше авылдан читтә эшли, авыл хуҗалыгы тармагында бары тик 45 кеше эшли. Авыл җирлегендә йортлар салалар, эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Шунысы куандыра, халык үз хуҗалыкларында терлек асрый. 2016 елның 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча 436 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 180е сыерлар, 40ы тана, 216сы бозау, 605 сарык, 17 ат.

    Хисап җыелышын тәмамлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов чыгыш ясады, ул чытылыларны район һәм республикада алып барылган социаль-икътисади эшчәнлек белән таныштырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: