Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Ремонт, төзелеш эшләрен киләчәктә дә дәвам итәчәкбез”

2016 елда районда элеккечә төп республика программалары эшләячәк, ваклап сату әйләнеше, төрле финанс чыганакларыннан инвестицияләр күләме арту көтелә, дип билгеләп үтте өченче чакырылыш район Советының өченче утырышы барышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Геннадий Товкалев.


Утырышның төп темалары - хәзерге (2015 елның 9 аена бюджет үтәлеше) һәм якын киләчәк мәсьәләләре - Питрәч муниципаль районының 2016 елга һәм пландагы 2018 елга кадәр социаль-икътисади үсеше фаразы.

Геннадий Товкалев сүзләренә караганда, киләсе елда район халкының сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен мөмкинлекләре тагын да артачак - Питрәчтә һәм Богородск авылында яңа универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк. Богородск авылында яшәүчеләрне тагын бер уңай яңалык көтә - анда заманча балалар бакчасы төзеләчәк. Район үзәгенең мәктәпкәчә яшьтәге балалары да игътибарсыз калмаячак. Балалар бакчаларына капиталь ремонт программасына "Кояшкай" һәм "Кыңгыраучык" балалар бакчалары кертелде. Моннан тыш, алдагы өч елда юлларны ремонтлау һәм урамнарны яктырту, күпфатирлы йортларга капремонт һәм башка проектларны тормышка ашыру эшләре дәвам итәчәк. Званка авылында яшәүчеләр уңайлыгы өчен модульле ФАП төзеләчәк, ә Шәле авылында ветеринария пункты төзү планлаштырыла. Районда торак йортлар төзелеше темпларын саклап калуга да өметләнәләр:

- Киләсе елда торак төзелеше темпларын киметүгә юл куймау мөһим мәсьәлә, - диде Геннадий Товкалев. - 2016 елга 60000 квадрат метр торакны куллануга тапшыру планлаштырыла.

Үсеш темпларын авыл хуҗалыгында дәвам итәргә җыеналар. "Ак Барс" кошчылык комплексы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә сугым цехы төзелеше, кош абзарларын реконструкцияләү һәм модернизацияләүгә средстволар карала. "Ак барс Питрәч" ҖЧҖдә 800 башка исәпләнгән сыер абзары һәм 400 башка исәпләнгән бозау абзары төзелеше планлаштырыла.

Киләсе елга бюджетның элгәре проекты өметләндерә.

- Илдәге һәм дөньядагы тотрыксыз хәлгә карамастан, дефицитсыз бюджет планлаштырыла, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Питрәч муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Тәлгать Вәлиуллин. - Элгәре исәпләүләр буенча табыш суммасы да, чыгым суммасы да 514735,3 мең сум тәшкил итә. Бюджет социаль яраклашкан хәлдә кала.

Район халкына медицина хезмәте күрсәтү торышы һәм камилләштерү буенча да чаралар турында район үзәк хастаханәсе баш табибының халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Наталья Ксенофонтова мәгълүмат бирде.

- Халыкны диспансеризациягә җәлеп итү зур игътибар таләп итә. Әгәр без балаларны 100 процент диспансеризация белән колачласак, олыларны - 60-70 процентка гына, - дип билгеләп үтте Наталья Ксенофонтова. - Хәзер бездә күп кенә авыруларны ачыклау һәм дәвалау өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Бигрәк тә, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын, алар халык үлеменең төп сәбәбе. Үз сәламәтлегебез турында кайгырту өчен бөтен шартлар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса