Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Ришвәтчелеккә каршы көрәш үз нәтиҗәләрен бирә

Коррупция җәмгыять белән бергә барлыкка килгән дияргә була. һәр кеше кайчан да булса ришвәтчелек белән очраша. Әлеге катлаулы, зур проблемага каршы нәтиҗәле көрәш алып барырга мөмкин. Әмма моны уртак көч белән бергәләп башкарырга кирәк. Районда үткән коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясенең киңәйтелгән утырышында катнашучылар да бу турыда сүз алып...

Татарстан Республикасы Питрәч районы прокуроры Алмаз Әхмәтшин әлеге өлкәдә административ хокук бозулар турында мәгълүмат җиткерде. Алар декларация тутырганда, керемнәр, чыгымнар һәм милек турында мәгълүмат тапшырганда очрый. Шулай ук җиргә бәйле мәсьәләләр "куркыныч зона"да тора. Бу җир кишәрлекләре бирү, аларны оформить итү һәм кабат оформить итү мәсьәләләре. Әлеге өлкәдә коррупциягә каршы көрәш чаралары. Аларның нәтиҗәлелеге, проблемалы мәсьәләләр турында район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Илназ Дәүләтханов сөйләде.

- Соңгы елларда без районда файдалы казылмаларны законсыз казып алу, җир кишәрлекләренең уңдырышлы катламын рекультивацияләү һәм торгызу, җирләрне билгеләнгәнчә файдаланмау проблемаларын бергәләп тулысынча хәл иттек диярлек, - дип билгеләп үтте ул. Безнең өчен участокта казылмалар өчен тиешле рөхсәт алу процедурасы озакка сузылу актуаль проблема булып кала.Әмма бу гамәлдәге законнар мәсьәләсе.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсенә кагылышлы яңа законнарны гамәлгә ашыру, эшчәнлек нәтиҗәләре турында район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова сөйләде.

- Соңгы елларда без коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре өлкәсендә шактый алга чыктык. Әлеге фактны 2015 елгы "Коррупциягә каршы мониторинг" нәтиҗәләре раслый, - дип билгеләп үтте Валентина Урысова. - 2015 елның 12 аенда коррупцион юнәлештәге 16 җинаять ачыкланды. Узган ел муниципаль хезмәткәрләр коррупциягә каршы көрәш законын бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартылмады.

Комплекслы эш үз нәтиҗәсен бирә: бу юнәлештә кабул ителгән законнар, аларны районда гамәлгә ашыру, коррупцион факторлар тулысынча бетерелмәгән структураларда шундый шартлар тудыру, ришвәт бирүне киметергә ярдәм итә. Балалар, яшьләр белән максатчан, юнәлешле эш алып бару да мөһим роль уйный. Яңа җәмгыять шулай формалаша, анда яңа кыйммәтләр салына: намуслылык, җаваплылык, патриотизм.

Ачыкланган хокук бозуларга килгәндә, алар юкка чыгарылган яки аларны бетерү буенча актив эш алып барыла.

Ришвәт алу һәм бирү куркынычы булган зур өлкә (мәгариф, медицина һәм башкалар) вәкилләре дә чыгыш ясады. Сүз уңаеннан, питрәчлеләрдән сораштыру нәтиҗәләре буенча, алар район мәгариф һәм сәламәтлек тармагын ришвәтчелек киң колач алган тармаклар дип исәпли.

Утырышка район башлыгы, югарыда әйтелгән комиссия рәисе Эдуард Дияров йомгак ясады.

- Безнең һәркасыбыз үз эшенә җаваплы һәм игътибарлы карарга тиеш, без нинди дә булса тышкы факторларга таянырга тиеш түгел. Чөнки беренче карашка зур булмаган һәр төгәлсезлек, вазифалардан файдалану ачыкланачак һәм зур проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Без уртак көч белән бергәләп коррупциясез җәмгыять өчен көрәштә зур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса