Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сабан туе - буыннардан-буыннарга күчеп килгән бәйрәм

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди. Сабантуйның ЮНЕСКОның рухи хәзинәләре исемлегенә кертелүе аның дөньякүләм танылуы турында сөйли.

Сабан туе - бөтенхалык бәйрәме. Аны язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате, рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. У һәр милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде.

Бәйрәм мәйданында кемне генә очратмыйсың! Анда кайберәүләр күптәнге танышларын, дусларын очратыр, гаиләләре белән табигатькә чыгып, күңелле ял итәр һәм башкаларны күзләп, үзләрен күрсәтү өчен килә. Шулай ук ата-бабаларыбыздан калган уеннарда, кызыклы бәйгеләрдә, ярышларда катнашып, үзеңне сынап карарга мөмкин.

Сабантуйда нинди генә ярышлар үткәрелми. Ул гомер-гомердән спорт бәйрәме саналган бит. Монда һәркем үз көчен сынап карый ала. Менә бу юлы да программада армрестлинг. Гер күтәрү, аркан тарту, капчык сугышы, баганага менү, сулы чиләкләр күтәреп чабу, катыктан тәңкә эзләү һәм башкалар булачак.

Моннан тыш, Сабантуй - авыл хезмәтчәннәре, игенчеләр, терлекчеләр бәйрәме дә. Монда һәр елны әлеге һөнәр ияләренең иң лаеклыларын хөрмәтлиләр. Быел да аларның портретлары мактау тактасына куелды, аларның исемнәрен тантаналы рәвештә игълан итәчәкләр. Бу көнне тармакның лаеклы хезмәткәрләрен, ветераннарын, шулай ук ата-бабасы эшен дәвам итүче яшь буын вәкилләрен дә хөрмәтләячәкләр. Сабантуй ачылу хөрмәтенә оештырылган парадта аграрийлар белән беррәттән районыбыз горурлыклары булган балалар һәм яшьләр - спортчылар, активистлар, төрле конкурс һәм турнирларда җиңүчеләр дә катнашачак. Киләчәктә алар данлы гореф-гадәт, йолаларыбызны саклаучы, дәвам итүче булыр дип ышанып калабыз.

Питрәчтән Анастасия Долгова да һәркемне Сабантуйга дәшә.

Язгы кыр эшләре тәмамланды,

Киң кырларга иген чәчелде.

Басу-кырның "чәчү батырлары"

Җиңү яулап финишка килде.

Көн-төн эшләп иген басуында,

Өлеш кертте ил муллыгына.

Күкрәкләрен алга горур куеп

Килер алар Сабан туена!

Бар милләтнең уртак бәйрәме бу,

Күп төр уен... җиңү ярышы...

Борынгыдан килгән иң кыйммәтле

Бизәгедер атлар чабышы!

Сугыш чоры Сабантуйларында

Атның күз яшьләрен күргәннәр...

Тол хатыннар чиккән сөлгеләрен

Арттан килгән атка элгәннәр.

Чакырып әнә Сабантуйлар дәшә,

Көтә сезне урман аланы.

Килегез сез, еллык көч тупларсыз,

Якын итеп ерак араны!

Питрәчтә Сабан туе 4 июньдә сәгать 10:00дә башлана, 10:50дә - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, 12:00дә - спорт ярышлары һәм ат чабышлары, 15:30да - Сабантуй батырларын бүләкләү тантанасы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса