Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сабан туе җитте, ул һәр халыкның яраткан милли бәйрәме

Сабантуй ерак гасырларда яралып, буыннардан-буыннарга күчеп, үзенең асылын югалтмыйча, безнең көннәргә килеп җиткән һәм милләтебезнең горурлыгына әйләнгән олы бәйрәм ул. Ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.

Сабан туен язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан билгеләп үтәләр, шулай да бу бәйрәм тирәнрәк мәгънәгә ия. Аның халыкчан табигате рухы милләтара татулыкны һәм бердәмлекне саклауга һәм ныгытуга хезмәт итә. Ул һәр милләт вәкиленең яраткан бәйрәменә әверелде.

Сабан туе элек-электән зурлап билгеләп үтелгән. Аңа бик озак әзерләнгәннәр, кызлар, яшь киленнәр сабантуй батырына дип махсус сөлгеләр чиккәннәр, бүләкләр әзерли торган булганнар. Сөлге җыючылар гармунга җырлап-биеп һәр йортка кереп әлеге бүләкләрне җыйган. Сөлге- яулыкларны колгага бәйләп куйганнар.

Бәйрәм мәйданында кемне генә очратмыйсың! Анда кайберәүләр күптәнге танышларын, дусларын очратыр, гаиләләре белән табигатькә чыгып, күңелле ял итәр һәм башкаларны күзләп, үзләрен күрсәтү өчен килә. Халык рәхәтләнеп күңел ачкан, анда милли көрәш, төрле ярышлар, кызыклы конкурслар оештырылган. Шулай ук әлеге бәйрәмне ат чабышларыннан башка күз алдына китерүе мөмкин түгел!

Тора-бара Сабантуй бөтенхалык бәйрәменә әверелә - хәзер аны авылларда, районнарда, шәһәрләрдә һәм Татарстан башкаласында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илебезнең башка күп кенә төбәкләрендә, шулай ук дөньяның татарлар яшәгән төрле почмакларында бәйрәм итәләр.

Хәзерге вакытта Сабантуй дәүләт бәйрәме статусын алды: аңа әзерлек, үткәрү вакыты һәм урыннары турында боерыклар, карарлар кабул ителә, оештыру комитетлары билгеләнә, бәйрәмне финанслау чыганаклары карала. Борынгы бәйрәм акрынлап заманча традицияләр белән тулылана, шулай да аның төп асылы гасырлардан-гасырларга сакланып кала.

Быел милли бәйрәм - Сабан туе район үзәгендә 1 июльдә һәр елны үткәрелә торган урында - наратылыкта узачак. Районның авыл җирлекләрендә Сабан туе 2 июльдә, кайбер авылларда ул бүген, 30 июньдә үтәчәк.

Сабантуйны бәйрәм итү программасы

9 сәгать 30 минутта кунакларны каршылау һәм "халык һөнәрчелеге осталары авылы" күргәзмәсен карау.

Сәгать 10нан 10 сәгать 30 минутка кадәр Сабантуйны тантаналы ачу: сәхнәләштерелгән тамаша, спортчылар һәм хуҗалык командалары парады; Сабантуйны ачу; авыл хуҗалыгы җитештерүе алдынгылары хөрмәтенә Сабантуй әләмен күтәрү.

Аннан соң бәйрәм Татарстан Республикасы вәкилләренең котлаулары һәм ветераннарны хөрмәтләү белән дәвам итәчәк.

10 сәгать 50 минутта ярты сәгать дәвамында 2017 елгы язгы кыр эшләренә нәтиҗә ясалачак. Ул тәмамланганнан соң, бәйрәм кунакларын үзешчән сәнгать коллективлары катнашында концерт программасы көтә.

Көн уртасында ат чабышлары, милли көрәш башланачак, анда яшүсмер егетләр, ир-атлар бөтен осталыкларын, көчләрен күрсәтәчәк. Шулай ук төрледән-төрле кызыклы конкурслар, спорт ярышлары, аттракционнар, мәсәлән, чүлмәк вату, баганага менү, призлар кисеп алу, катыктан тәңкә эзләү, волейбол, өстәл теннисы, 100 һәм 1000 метр арага йөгерү, велоузыш, армреслинг, гер һәм штанга күтәрү, таяк тартыш һәм башка бик күп ярышлар үтәчәк.

15 сәгать 30 минутта Сабантуй батырларын бүләкләү чарасы булачак. Ә инде 16 сәгатьтә бәйрәм тантаналы рәвештә ябылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса