Алга
  • Рус Тат
  • Саумы, Россия!

    Россия һәм Кытай хөкүмәтләре арасында төзелгән килешү буенча илебездә "Саумы, Россия" проекты тормышка ашырыла башлады.

    Проектның максаты - Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләтләр, халыклар һәм этник төркемнәрнең гореф-гадәтләрен, милли традицияләре, яшәү рәвеше һәм мәдәнияте турында телевидение тапшырулары хәзерләп, мәкаләләр язып, Кытай халкына җиткерү. Шул ук вакытта видеосюжетларның күп өлеше Россия телеканаллары аша безнең тамашачыларыбызга да күрсәтеләчәк. Шушы көннәрдә Россиягә Кытайдан 100 иҗат төркеме килеп, илебезнең төрле төбәкләренә таралышты. Шундый штат төркеменең икесе июньдә безнең районда да булып китте. Килүләре Сабантуй көнне иде.
    Ерак Кытайдан килгән кунаклар сәгать 9да Питрәчкә килеп тә җиттеләр. Аларны район администрациясе аппарат җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов көн тәртибе белән таныштырды һәм без кунаклар белән мәйданга юл алдык. Ник дигәндә, нәкъ менә Сабантуйда халкыбызның рухи асылы ачыла да инде, нәкъ менә шул олы бәйрәмдә аның бай үткәнен, матур бүгенгесен күрергә мөмкин.
    Кунаклар белән аралашу, әлбәттә, тәрҗемәчеләр аша барды, үзләре арасында да рус телен әйбәт белүчеләр бар икән. Кунаклар бик кызыксынучан булып чыкты. Мәйданда барган һәр күренешне төшереп алырга тырыштылар. Гидларыбыз Лилия Муллахмәтова һәм Илсөяр Гисматоваларга берсе артыннан берсе сораулар явып кына торды: бу нәрсәне аңлата, кайдан килеп чыккан ул, ничек сакланып калган, Сабантуйның килеп чыгышы ничегрәк?.. Ә ат чабышы һәм көрәш кунакларыбызда олы соклану хисләре уятты. Халыкның шулай дәрт-дәрман белән мавыгып ярышуларын күреп, аларның да көчләрен сынап карыйсылары килде һәм ерак Кытайдан килгән егет-кызларыбыз төрле уен-конкурсларда катнашып, призлар да оттылар.
    Ипподромда тотализатор уйнавын ишеткәч, алар шунда ук катнашырга теләк белдерделәр, әйтергә кирәк, кунакларыбызга бәхет елмайды: кайсы 200, кайсы 300, кайсы хәтта 500 сум отып, билетка сарыф иткән акчаларын артыгы белән кире кайтардылар.
    Иҗат төркеме алдына тагын бер максат куелган икән: Ленинның тормыш юлы белән танышу, ул яшәгән җирләрдә булып, бөек юлбашчының истәлеген ничек саклауларын үз күзләре белән күреп, туган илләренә кайткач, башкаларга җиткерү. Тәрҗемәче Максимның (без аның исемен үз телебезгә яраклаштырып, шулай дип эндәштек) әйтүенә караганда, Кытайда урта һәм өлкән буын вәкилләрен бу тема бик кызыксындыра икән. Шуңа күрә аны иҗат төркеме үз планына керткән дә. Питрәчнең үзәк мәйданында Ленин һәйкәленең сакланып калуы да аларны гаҗәпләндерде һәм күңелләрендә соклану хисләре уятты.
    Шундый уй-ниятләрен тормышка ашыру максатыннан без бер иҗат төркеме белән Ленино-Кокушкинога юл тоттык. Ленинның музей йортында делегацияне ачык йөз белән каршы алдылар һәм Кытайдан килгән дусларыбыз Ленинның тормыш юлын, безнең якларда сөргендә үткән еллары турында төпченеп сораштылар, аның революцион эшчәнлеге белән тирәнтен кызыксындылар. Монда эш 2 сәгать буе дәвам итте.

    Форсаттан файдаланып, делегация әгъзалары турында да берничә сүз әйтәсем килә. Алар барысы да яшьләр һәм үзләрен бик иркен тота. Кирәк әйбер турында тартынсынмыйча сорыйлар, уй-теләкләрен җиткерәләр. Төшке аш вакытында: "Безгә теге кирәк, без моны ашамыйбыз", - дип уңайсыз хәлдә калдырмаслар микән дигән шик бар иде. Ләкин табын корылган палаткага кергәч, шик-шөбһәләребез таралды. Ни тәкъдим итсәләр, шуны ашадылар, нәзберекләнеп тормадылар. Төшке ашны кунакларга "Питрәч азык-төлек корпорациясе" әзерләгән иде. Җитәкче Марат Әхмәтвәлиев һәм пешекче кызларның якты йөз, тәмле сүз белән каршы алулары да эзсез калмагандыр, күрәсең. Ә инде Борис Иванов һәм Дамир ...........баянда да уйнап җибәргәч, кунакларның кәефе тагын да күтәрелде: безгә кушылып "Подмосковные вечера", "Калинка" һәм башка популяр җырларны җырладылар. Биюгә чакыргач та тартынып тормадылар - рәхәтләндереп татарча биеделәр (күбесе бию хәрәкәтләрен бик тиз отып алды).
    Алар яңа мохиткә шулхәтле тиз ияләштеләр ки, әйтерсең, шушы җирлектә озак еллар яшәгәннәр. Бәлки, Кытай һәм Россия халыклары арасында булган күпьеллык дуслык багланышларын шушы, яшь буын күңеленә дә иңүнең нәтиҗәседер бу. Ничек кенә булмасын, кунакларның һәрберсе, мәйданда булган һәр кешегә хөрмәт белән карый, һәр кешене үз күрә. Аларны озатып йөргәндә мин шундый фикергә килдем. Ешрак килсеннәр безгә кунакка, күрсеннәр безнең дус-тату, матур яшәешне, сөйләсеннәр үз илләренә кайтып, уятсыннар ватандашлары күңелендә безгә карата хөрмәт хисе. Шулай яшәгәндә генә тормышыбыз мәгънәле, ямьле һәм имин булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: