Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Савым – югары, маллар – көр

Җәй – терлекчеләр өчен иң яхшы чор.

Кояшлы җылы һава торышы, яшел сусыл азыкның күп булуы савымнарны арттыруга ярдәм итә, өстәвенә, аның үзкыйммәте дә кышкы чорга караганда кимрәк килеп чыга. Шуңа күрә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре терлекләрне ашату һәм асрауны дөрес оештыруга зур игътибар бирәләр. Колайлылар да бу мөмкинлектән файдаланырга тырыша. Хәзер алар үткән елның нәтиҗәләрен дә уздырып эшлиләр.

- Безнең хуҗалыкта барлыгы 414 сыер, шуларның 391е савым сыеры, бу узган ел белән чагыштырганда 104 башка артыграк, - ди баш зоотехник Рафаил Галимов. Баш санын арттыру өчен безнең мөмкинлекләр дә, шартлар да бар. Быел тулаем савым 8200 килограмм тәшкил итә, узган елны 5535 иде. Безнең сыер савучыларыбыз хәзер һәр сыердан 20,9 килограмм сөт савалар, ә 2018 елда әлеге вакытта ул 19,3 килограмм тәшкил иткән иде.
Соңгы елларда тәҗрибәле сыер савучылар һәм терлекчеләр урынына яшь белгечләр килде. Алар безнең коллективка, технологияләргә бик тиз ияләнделәр һәм инде яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Саннар шул турыда сөйли. Дөрес, әле күптән түгел бер сыер башына савым 23 килограммнан да артыграк тәшкил итә иде. Эссе, начар һава торышы булганда хайваннар аз ашыйлар.
Шулай ук печән һәм сенаж әзерләү барышын даими контрольдә тотабыз, нәтиҗәләр сөендерә, бүгенге көндә 270 тонна печән һәм 2800 тонна сенаж әзерләдек. Ни генә дисәң дә, җәй тиз уза. Шуңа күрә, азык запасын күбрәк һәм сыйфатлы итеп әзерләргә тырышабыз.
Намус белән эшләүчеләрне билгеләп үтәсем килә. Яшь сыер савучыларыбызның берсе Зөлхөмәр Моталимова быел район сабан туенда бүләкләнде. Сүз уңаеннан, ул бу көннәрдә Биектау районында үткәрелә торган аппарат белән сыер саву республикакүләм конкурсында район данын яклый.
Аның белән бергә Тамара Ворончихина, Наталья Полозкова, Валентина Парфенова, Ирина Мутных та эшли. Айгөл Нуриева - бригадир, Максим Федоров терлекче булып эшли, ә Татьяна Чернова – хайваннар табибы.
- Әлеге хуҗалыкта мин икенче ел эшлим, - ди Татьяна Чернова, - Колайга Киров өлкәсеннән килдем, анда да шулай ук хайваннар табибы булып эшләдем. Монда бик яхшы кабул иттеләр, безнең коллектив дус-тату. Эш җитәрлек, соңгы айларда терлек үлеме булмады, ә бу минем эштә иң мөһиме. Җитәкчелек миңа ышана, безнең база яхшы, барлык кирәкле дарулар, кораллар белән тәэмин ителгән, яхшы эшлисе генә кала.
Тамара Ворончихина - тәҗрибәле сыер савучы, ул инде егерме биш ел яраткан эшендә хезмәт куя.
- Әнием Марина Николаевна гомере буе сыер савучы булып эшләде, мин аның эшен дәвам итәм дип тә әйтергә була, ул мине җиңел булмаган эшебезнең барлык нечкәлекләренә өйрәтте дә инде. Минем төркемдә җитмештән артык савым сыеры бар, барысын да вакытында эшләп барырга өлгерәбез. Шуңа күрә, безнең нәтиҗәләребез дә начар түгел, хезмәт хакы да эшләгән эшебездән тора, шуңа күрә эшләргә теләк тә бар, - ди Тамара.
Максим Федоров терлекчелек өлкәсендә күптән түгел эшли башлаган, аңа бары тик 17 яшь һәм ул терлекче булып хезмәт куя.
- Эшкә мин бик иртә - бишенче яртыда ук киләм, сыер савучылар килгәнче сыерларны ашатырга, чистартырга, фермада тәртип салырга кирәк. Мин автомеханик һөнәрен үзләштерергә хыялланам, техниканы яратам, соңрак укырга керү өчен әлегә акча эшлим, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса