Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сезне бүләкләр көтә

Сезне бүләкләр көтә

Ай-һай тиз уза бу вакыт дигәнең. Әле кайчан гына быелның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылган идек, инде 2012 елның I яртыеллыгына газета-журналларга язылу кампаниясенең икенче ае үтеп бара. Хөрмәтле әбүнәчеләребез, "Вперед-Алга" район газеталарын укучыларыбыз! Исегезгә төшереп үтәсебез килә, безнең газеталарга язылу бәясе үзгәрмәде. Шул килеш калды, ягъни 263 сум 34 тиен.
"Татар-информ" кушымтасы да бушлай килеп торачак сезгә. Анысы җомга көнне 12 битле булып чыгып килә. Гаилә бюджетын да саклап кала аласыз, чөнки кушымтада Россия һәм Татарстан яңалыклары, һәркемне борчыган сорауларга җавап табарга, кызыклы мәкаләләр укырга була.
Үзебезнең газеталарга килгәндә, район хәбәрләрен, районда барган мөһим вакыйгаларны, көне-сәгате белән дигәндәй, тиз арада сезгә җиткереп киләбез. Моны үзегез дә сизгәнсездер. Күчемсез милек, пенсия, салым, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге үзгәрешләр, яңалыклар белән дә мәкаләләрне бастырып барабыз. Рекламага килгәндә, бездә аның җаның теләгәне бар. Казан, башка район, хәтта өлкәләрдән килеп, электрон почта аша да реклама юллыйлар. Шуны да әйтеп үтәргә телим, газетага язылган кешедән котлау яки белдерү биргәндә ярты бәя генә алына (бер тапкыр).
Инде сезгә җиткерәсе килгән куанычлы хәбәребез бар. Бүләк уйнатуны янә дә дәвам итәбез. Барлыгы 10 бүләк булачак. Төп бүләгебез - телевизор. Аннары 2 кәрәзле телефон, үтүк, урын-җир комплекты һәм башка бүләкләр. Килгән тамашачылар арасында бер бүләк уйнатылачак. Моның өчен газеталарыбызга 6 айга язылган квитанцияләрегезнең күчермәсен редакциягә юлларга гына кирәк. Квитанцияләр лототронда әйләнәчәк. Аны сабый бала алып торачак. Бернинди алдау-юлдауларга урын калмый, бар да күз алдында алып барыла. Бүләк уйнату чарасы "Батыр"да, 23 декабрьдә, 10.00 сәгатьтә узачак.
Почта бүлекчәләренә ашыгыгыз, безгә квитанцияләрегезне юллагыз. Хат тышына "Лотерея" дип язарга онытмагыз.
Редакциягә килеп тә языла, квитанцияләрегезне кертеп чыга аласыз.
Сезне көтәбез. Бездән аерылмагыз, бергә булыйк, кадерле укучыларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса