Шагыйрь иҗаты - илһам чыганагы
Бөек татар халык шагыйре Габдулла Тукайга быел 133 яшь тулды. Сез бәлки: “Кеше шулкадар яшәми”, диярсез. Әмма шагыйрьне шигырьләре үлемсез иткән. Габдулла Тукай үз туган телен һәм халкын бик нык яраткан, алар аның өчен илһам чыганагы булып торган. Аның гаҗәеп әсәрләрен бүгенге көндә бөтен татар халкы яратып укый һәм башкара. Нәкъ менә Тукай туган көндә татар халкы туган тел көнен бәйрәм итә.
Безнең районда шагыйрьнең туган көне хөрмәтенә иртәдән Питрәч үзәгендә үзенчәлекле флешмоб оештырдылар, үзәк урам Габдулла Тукайның “Печән базары, яһуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында сүрәтләнгән базарга әйләнде. Матур милли киемнәрдән киенгән хатын-кызлар мәйданчыкта йон бияләйләр, оекбашлар, мамык шәлләр, чабата, савыт-саба, баш киемнәре белән сәүдә итте. Әледән-әле йөк төялгән җигүле атлар йөреп торды. Болар барысы да халык җырлары һәм биюләре белән үрелеп барды.
Бераз соңрак Район мәдәният йорты сәхнәсендә “Тукай моңнары” дип исемләнгән зур фестиваль башланды, анда төрле яшьтәге 250дән артык кеше катнашты. Жюри әгъзалары - Татарстан Республикасының танылган артистлары иде.
Ленино-Кокушкинодан җиде яшьлек Тәминә Хәсбиева кулында искиткеч курчагын тирбәтә-тирбәтә “Бишек җыры” башкарды.
- Мин Габдулла Тукай шигырьләрен яратам, - диде ул безгә, чыгыш ясаганнан соң. – Бигрәк тә “Бала һәм күбәләк”, “Карлыгач” шигырьләре ошый.
“Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә данлыклы шагыйрьнең иҗаты белән яхшы таныш икән.
- Безнең балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен генә түгел, биографиясен дә яхшы белә, - ди аларның тәрбиячесе Нәзирә Газимова. – Балаларда кызыксыну уятырга тырышабыз. Мисал өчен, шушы көннәрдә без балалар бакчасында “Тукай һәрвакыт безнең белән” дигән конкурс үткәрдек.
“Кояшкай” балалары шигырьләр укыды, җырлады һәм сәхнәләштерелгән күренештә катнаштылар. Тамашачылар аларның чыгышыннан бик канәгать калды. Үзләрен сәхнәдә тотарга һәм артистлык серләренә алар балалар бакчасында эшли торган иҗади түгәрәктә өйрәнәләр булып чыкты. Олы төркем кечерәк балалар өчен еш кына гыйбрәтле әкиятләр куя икән. Бу көнне сәхнәдә өлкәннәр дә чыгыш ясады. “Әдәби театр” номинациясендә иң яхшы номерларның берсе булып “Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләре булды, аларны Кибәк Иле авылыннан килгән коллектив күрсәтте.
- Без бу куелышка бик тырышып әзерләндек, - диләр алар. – Чөнки Габдулла Тукайның шигъри юллары шулкадәр моңлы, тәэсирле, бу сәхнәдә уйнауны җиңеләйтә. Сүзләрне без тиз өйрәндек, декорацияләр әзерләүгә вакыт күбрәк китте. Барысын да кулдан эшләдек.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча, “Нәфис сүз” номинациясендә гран-прига Кощактан Алексей Карнаух лаек булды, “Вокал” номинациясендә – Татар Тау Иленнән Фирүзә Гобәйдуллина, ә “Әдәби театр” номинациясендә – “Шатлык” социаль приютында тәрбияләнүчеләр. Фестивальнең барлык катнашучыларына жюри әгъзалары Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа