Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Шатлыклы да, күз яшьле дә Җиңү бәйрәме

Тагын ике көннән илебез 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм туган илгә олы мәхәббәт үрнәге булып тора. Фәния МИХЕЕВА Миллионлаган кеше тормышында мөһим вакыйгага әйләнгән көн ерагайганнан ерагая...

Тагын ике көннән илебез 1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итәчәк. Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм туган илгә олы мәхәббәт үрнәге булып тора.
Фәния МИХЕЕВА
Миллионлаган кеше тормышында мөһим вакыйгага әйләнгән көн ерагайганнан ерагая бара, тарихта кала. Быел безнең районда 27 сугыш ветераны Җиңү көнен каршылаячак. Кызганыч, вакыт аяусыз.
XXI гасырда дөньяга килгән балалар, яшүсмерләр өчен Бөек Ватан сугышының 70 еллык тарихы бар. Кызганыч, кайвакыт бөтенләй таныш булмаган тарих ул алар өчен. Әйе, замана балалары акыллы, белемле, максатчан, компьютерны яхшы белә, алга куелган максатларына ирешә. Әмма алар сугыш турында нәрсә белә соң? Аның кайчан башланганын һәм тәмамланганын гына беләләр шул.
Без, өлкән буын кешеләре һәм яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнүче бөтен система, яшь алмаш хәтеренең кыска булмавы өчен күп көч куярга тиеш. Алар кешелек тарихында канкойгыч, дәһшәтле сугышның кайчан башланганын һәм тәмамланганын гына түгел, ә ата-бабаларыбызның нәрсә өчен көрәшүләре, нинди максатлар өчен яу кырларында һәлак булуларын да белергә тиеш.
Бөек Ватан сугышы бер генә совет гаиләсен дә читләтеп узмады, һәрбер йортның бусагасын атлап керде, иң яхшыларның гомерен алды.
Дошманнан үч алу теләге белән фабрика һәм заводларда көнне-төнгә ялгап корал койган, алны-ялны белми колхоз кырларында, тылдагы госпитальләрдә, фән, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куйган фидакарьләрне һәрчак олы ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Туган җир даны һәм азатлыгы өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
"Беркем онытылмый, бернәрсә онытылмый" девизы - бу үткәнгә дан җырлау гына түгел, ә бүгенге көндә дә батырлыкка омтылу символы булып тора.
Истә тоту, ярату, кадерли, бәяли белү өчен зур рухи көчкә ия булырга кирәк, бу сәләтләр кешегә үзен ныграк аңларга, горурлыгын бәяли белергә, әйләнә-тирәңдәгеләрне аңларга мөмкинлек бирә.
Җиңү көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч, һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!

Май бәйрәмнәре программасы
7 май - көндезге сәгать 3 тә район мәдәният йортында тантаналы чара һәм "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең яшь артистлары катнашында "Мәңгелек май" бәйрәм Гала-концерты.
8 май - авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар һәм ветераннарны хөрмәтләү.
9 май - район үзәгендә тантаналы митинг, кичке сәгать 7 дә балалар шәһәрчегендә - "Бөек Җиңүнең 69 еллыгы" халык күңел ачулары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса