Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Шушы көннәрдә өч дистә ярым Питрәч егете хезмәт итәргә китәчәк

    Беренче октябрьдә старт алган көзге чакырылыш кампаниясе районда ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

    Питрәч район хәрби комиссариатыннан армиягә 35 кеше җибәреләчәк, аларның 15е - Самарага шефлык частена.

    Сүз уңаеннан, хәрби хезмәткә чакырылучылар, шулай ук аларның ата-аналары сораулары белән Казан гарнизонының хәрби прокуратурасына 8-843264-23-53 (9.00-18.00), ТР хәрби комиссариатына 8-843-221-60-06 (9.00-18.00) кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итә, шулай ук сорауларын Үзәк хәрби округы гаскәрләре белән идарә итүченең PRIEM-CENTER@MAIL.RU кабул итү электрон сайтына җибәрә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: