Алга
  • Рус Тат
  • Сихәт бир, чишмә!

    Кощакта тагын бер чишмәне тәртипкә китерделәр. Әлеге вакыйга бик үзенчәлекле: изге күңелле кешеләр үзләре теләп игелекле гамәл кылдылар.

    Күптән үткән көннәрне күз алдына китерик әле. Чишмә янына арыган юлчы килә. Аягында чабата, аркасында биштәр. Догасын укып, изге суга иелә. Су эчкәч, битен юа, бераз хәл ала да юлга кузгала. Күп тә үтми, кырдан урак тоткан хатын-кыз чишмә янына килә. Салкын шифалы суы белән битен юа. Аның артыннан чалгы тоткан арыган ире килә. Ул да битен чишмә суы белән юа. Аннары көч-хәл кереп китә үзләренә. Тагын кызу кояш нурлары астында эшләүләрен дәвам итәләр.
    Шуның өчен дә кешеләр гомер-гомергә су чыганакларына сакчыл, аңа Ходай биргән байлык итеп карый. Бүген кешеләрнең чишмәләрне тәртипкә китерә башлаулары бик сөенечле хәл. Безнең авыл тирәсе чишмәләргә бай. Черниководан Кощакка кадәр биш чишмә барлыгы билгеле. Бу бит зур байлык!
    Кощак тавында билгесез вакытлардан бирле бер чишмә ага. Аның турында рус язучысы Сергей Аксаков хикәясендә дә языла. Казан университетының беренче студенты 200 елдан артык элек үк безнең якларга килеп, шушы тауда яшәгән.
    Чишмәне күп еллар онытып торганнар. Һәм менә игелекле изге гамәл кылырга уйлаган кешеләр табыла. Алар чишмәне төзекләндерергә ниятли. Александр Галочкин, Александр Каляшин һәм башкалар изге эштә әйдәп баралар. Бу егетләр үз вакытында Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән. Бәлки, флот тормышы аларда батырлык кебек сыйфатлар тәрбияләгәндер, бәлки, Аллаһы Тәгалә кушуыдыр.
    Чишмәне тәртипкә китерү эше Ярослав атакайның фатихасы белән башланып китә. Күп көч куела: чишмә елга артында булганга, аның янына машинада кереп булмый. Төзелеш кирәк-яракларын кул көче белән ташыйлар.
    Менә инде эш тәмамланды. Шушы вакыйга уңаеннан чишмә ачу тантанасын оештыралар. Анда авыл халкы гына түгел, Казан һәм якын-тирә авыл кешеләре дә килә. "ТНВ","Эфир" каналыннан да киләләр. Безнең чишмә даны авыл һәм район чикләреннән дә еракта билгеле хәзер. Бәйрәмдә чишмәне Свято-Троицк настоятеле изгеләштерә. Чишмәне генә түгел, аны торгызуга көчләрен һәм тырышлыкларын куйган кешеләрне дә изге дип әйтергә мөмкин. "Рәхмәт сезгә, егетләр!" - дибез аларга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: