Алга
  • Рус Тат
  • Сиксәнгә җитсәң дә, яшь әле син “Вперед”

    Моннан нәкъ 80 ел элек - 1933 елның 28 апрелендә Питрәч район газетасының беренче саны басыла.

    Аның язмышы һәрвакыт район, авыл тормышы һәм аның кешеләре белән бәйле була. Бер гасырга якын райондагы вакыйгаларны яктыртып барган, игенчеләр белән кырга чыккан, төзүчеләр белән йортлар төзегән, коммуналь хезмәткәрләр белән бергәләп йорт һәм урамнарны чистарткан, сквер һәм парклар төзегән...
    Газета берничә буын тәрбияләп үстергән. Кешеләр кече яшьтән газетага ышана, авыр минутларында аның белән киңәшләшә, шатлыгын уртаклаша, уйлана.
    Нинди генә вакыт булмасын, журналистлар өчен иң мөһиме - укучы белән элемтәне өзмәү. Һәрбер җөмлә, һәрбер мәкалә алар өчен языла. Укучының фикеренә колак салу, вакыйгаларны дөрес итеп ачыклап бирү журналистның бурычы ул.
    Газета юбилее - редакция коллективы, барлык әбүнәчеләребезнең уртак бәйрәме ул.
    Һәрбер бәйрәм хатирәләрне яңарта. Газетаның туган көнендә без дә аның үткәнен барлап алыйк әле.
    Газета башта "Большевистик колхоз өчен" дип атала. Заман рухына туры килерлек исем. Илдә коллективлашу сәясәте алып барыла. Әлеге исем белән ул нәкъ егерме ел чыга.
    Еллар уза. Илебез сугыш сынауларын уза, җимерелгән шәһәр һәм авыллар торгызыла, яңа фабрика-заводлар төзелә. Газетаның үз билгеләнеше - кешеләргә мәгълүмат бирү генә түгел, аларны тәрбияләү, рухын күтәрү дә. Саргайган газета битләренә күз салсаң, моңа тагын бер кат инанасың.
    Шушы елларда басманың исеме берничә тапкыр үзгәрә. 1953 елдан 1956 елга кадәр "Сталин юлыннан", 1956 елдан 1962 елга кадәр "Җиңү байрагы" исеме белән нәшер ителә. 1963 елдан "Вперед" дип атала. Исеме үзгәртелсә дә, газетаның мәгълүмат бирү, җәмәгатьчелек фикерен булдыру роле үзгәрми.
    Газета редакторлары да үзгәреп тора. Район газетасының иң беренче редакторы Кузнецов була, 1934-35 елларда Еланцев, 1935 елда Назаров җитәкчелек итә. Аннан соң Громов, Ураинская, Токарев, Аитов, Малов, Решетников, Плошкин, Ушатов, Кораблев редактор була. Алар барысы да газетаның үсешенә зур өлеш кертә. Мәсәлән, ул елларда газетада авыл хәбәрчеләренә зур игътибар бирелә. Редакция каршында яшь шагыйрь һәм язучыларның иҗади оешмасы эшләп килә. Ә газета журналистлары механизаторлар, терлекчеләр, алдынгы сыер савучы һәм кош караучылар, районның көндәлек тормышы һәм яңалыклары турында яза.
    Район газетасы беркайчан да сенсация артыннан чапмады. Шуңа да карамастан, үз укучысын югалтмады. Ул һәрвакыт районда яшәүчеләрне мәдәни-рухи яктан тәрбияләргә тырышты, яктылыкка өндәде. Аның битләрендә рухи-тәрбияви мәкаләләр еш басыла, җәмгыятебезгә тыныч яшәргә комачаулаучы төрле тискәре күренешләрне кисәтүче темалар күтәрелә.
    Төрле елларда "Вперед" газетасында күп кенә талантлы журналистлар эшләп киткән. Алар арасында Тамара Кузина, Галина Ситько, Илгизә Газизова, Ринат Эсеинов, Анатолий Поливин, Владимир Оспенников, Кыям Хафизов бар.
    Газета заман белән белән бергә атлый. Ел ярым элек "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте дирекциясе ярдәме белән ике газета һәм җирле телевидениенең сайтлары төзелде. Хәзер безнең район яңалыкларын җир шарының барлык почмакларында да белеп торалар. Безнең сайтны питрәчлеләр генә түгел, читтә яшәүче якташларыбыз да карый. Даими караучылар арасында АКШ һәм Германиядә яшәүчеләр дә бар.
    Җирле телевидениенең оештырылуы район өчен зур вакыйга булды. Телесюжетларда - район тормышы, якташларыбыз язмышы, аларның хезмәт уңышлары күрсәтелә.Телевидениене район халкы яратып кабул итте, аны теләп карыйлар. Чөнки алар анда үзләренең, үз тормышларын, яшәешләрен күрә.
    Редакция коллективы, үз чиратында, газетаның эчтәлеген тагын да яхшырту өчен бар көчен куя. Безнең төп бурычыбыз укучыларыбыз өчен файдалы, кызыклы газета чыгару, аларны район тормышы, социаль-икътисади хәле белән таныштырып тору. Сез булмасагыз, без дә булмас идек, кадерле укучыларыбыз. Шуңа күрә алга таба да сез безне, без сезне аңлап, хуплап яшәвебезгә өметләнәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: