Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Солдатлар намус белән хезмәт итәләр

Гаиләдә ир бала тугач, иң куанганы әти кеше була. Чөнки улы аңа киләчәктә ярдәмче, терәк, нәселен дәвам итүче һәм туган ил сакчысы булачак.

Чытыдан Мәхмүт һәм Фәния Гәрәевлар гаиләсендә дә 2 ир малай үсеп буйга җитә. Ата-ана аларны кече яшьтән үк эш сөючән, тәүфыйклы, ил сакчылары булып үссеннәр өчен тырыша, дөрес тәрбия бирә.
Олы уллары Илмир 2 ел Самарада хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайта. Бүген матур гына гаилә корып яши. Узган ел көз көне икенче уллары Илвир да армиягә китә. Егет мәктәптә әйбәт укый, бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы бирә. Бер караганда, туп-туры югары уку йортына юл ачык. Әмма Илвир башта ил алдындагы бурычын үтәргә тели. Ниятендә нык тора. Бүгенге көндә ул Мәскәү өлкәсе Балашиха шәһәрендәге хәрби частьтә хезмәт итә. Үзен яхшы яктан күрсәткән солдат. Командирыннан әти-әниләренә Илвирны мактап язган характеристика килә. Анда түбәндәге юллар бар: "Сугышчан, иҗтимагый-дәүләт һәм махсус әзерлек программасын яхшы үзләштерә. Хәрби устав таләпләрен белә һәм көндәлек тормышта шуңа таянып эш итә. Бөтен төр эшчәнлектә инициативалы һәм максатчан. Тәнкыйть һәм замечаниеләрне дөрес кабул итә, тыныч холыклы. Коллективта хөрмәт итәләр, дуслары күп. Хезмәт вазифасына намуслы карый, дисциплиналы, рухи тотрыклы, үз-үзен пөхтә тота, физик яктан нык. Хәрби милекне саклап тота, коралны яхшы белә.
Куелган бурычны төгәл һәм вакытында үти. Каравылда часовой булып тора, башка нарядларны да үти. Командованиедән замечаниеләре юк. Тиешле хокукый белемнәре дә бар".
Мондый хат алган ата-ананың куанычы, билгеле, эченә сыймый. Алар улларының хезмәт чорында үзен күрсәтә алуына бик сөенә, горурлана.
Аның белән бергә бу авылдан Илнур Мөхәммәдиев та солдат хезмәтенә китә. Ул инде мәктәптән соң институт тәмамлаган, район эчке эшләр бүлегендә эшләп, тәҗрибә туплаган. Бүгенге көндә Казанда хезмәт итә. Энесе Айнур да армия сафларында хезмәт иткән. Чыты халкы, барлык туганнары, әти-әниләре шушындый шәп егетләре белән чиксез горурлана.
Шушындый ук эчтәлектәге характеристикалар Күннән Ринат Галиев, Иске Шигалидән Владислав Евстафьев, Надеждинодан Сергей Смирнов, Питрәчтән Александр Маркелов, Ленино-Кокушкинодан Марсель Закиров, Олан Иленнән Эргашев Решатларның әти-әниләренә дә килгән.
Иксез-чиксез илебезнең Кораллы Көчләре хәрби частьләрендә хезмәт итеп, үзләрен уңай яктан күрсәткән солдат егетләребез өчен без бик шат.
Рәсемдә: солдатлар Илвир Гәрәев, Ришат Эргашев, Александр Маркелов, Марсель Закиров, Илнур Мөхәммәдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса