Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сөт җитештерүчеләр эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә «Сөт җитештерүдә уңышка 5 адым» темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

Чара «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ базасында узды. Биредә сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр республикада сөтнең сыйфатына заманча таләпләр һәм нәтиҗәле туклануны контрольдә тоту ысулларына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Шулай ук җиһазларга сервис хезмәте күрсәтү һәм сыер савуның төрле технологияләре темалары күтәрелде. Түгәрәк өстәлдә Әгерҗе, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Арча, Биектау, Теләче һәм Питрәч районнары вәкилләре катнашты.


Очрашуның максаты - тармакта катнашучылар һәм башкарма хакимият вәкилләре арасында турыдан-туры диалог урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу, технологияләр, бизнесны оештыру һәм предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә иң яхшы дөнья практикаларын кулланырга өйрәнү. Түгәрәк өстәлне Татарстан сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов ачты. Ул җыелышта катнашучыларны берлекнең агымдагы елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырды.
- Бүген Татарстанның сөт җитештерүчеләр берлеге 100гә якын предприятиене берләштерә. Ә бу республикада сөт җитештерүнең 70 проценттан артыгын тәшкил итә. Татарстан хәзер эшкәртелмәгән сөт җитештерү һәм сату базарында беренче урында тора, алга таба җитештерү күләмен арттыру өчен безнең әле зур резервларыбыз һәм мөмкинлекләребез бар. Предприятиеләрнең икътисадый үсешен арттыру өчен, без бүген сөтнең сыйфатын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышачакбыз. Безнең тарафтан махсус программа эшләнде һәм без бүген анда беренче ун предприятиене катнашырга чакырабыз. Бу проект үз эшен 2020 елның гыйнварыннан башлаячак. Мондый түгәрәк өстәлләрне без ай саен үткәрергә планлаштырабыз, анда тәҗрибә уртаклашуны һәм үз квалификацияләрен күтәрүне дәвам итәчәкбез, - дип сөйләде ул.
Спикерлар сүзләренә караганда, яңа программа буенча сөт продукциясенең сыйфатын арттыру өчен иң заманча технологияләр кулланылачак. Бу хезмәтне оештыру өлкәсенә дә кагылачак. Эш өчен халыкара экспертлар һәм югары класслы белгечләр җәлеп ителәчәк. Яңалыклар шулай ук сыер саву һәм ашату технологияләренә дә кагылачак. Предприятиеләр, өстәмә финанс кертемнәреннән башка, үз ресурсларыннан файдалана алачаклар.
- «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ мәйданчыгы очраклы гына сайланмады. Безнең районда сөт җитештерү белән барлыгы 16 хуҗалык шөгыльләнә. Анда «Рацин Шәле», «Ак Барс Питрәч» «Агролак» һәм башка зур хуҗалыклар керә. Бүгенге көндә район буенча тәүлегенә 51 тонна сөт савыла, аның 29 тоннасы – «Ак Барс Питрәч» авыл хуҗалыгы предприятиесенең казанышы. Аларда сөт җитештерү технологиясенә төгәл контроль, нәтиҗәле эш режимы эшләнгән һәм сыерларны карап тоту һәм савымны арттыру буенча технологик чылбырларның барлык кагыйдәләре дә үтәлә. Бу хуҗалык тәҗрибәсен башка хуҗалыкларга да кертергә планлаштырабыз, - дип үз фикерләре белән уртаклашты район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X