Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сөт ризыклары балалар өчен файдалы

Күптән түгел редакциягә Питрәч сөт кухнясыннан зарланып язылган хат килеп төште. Яшь әни озаклап чират торуына карамастан, сөт ризыкларының аңа җитмәвеннән, еш кына балалар белән урамда чират көтәргә туры килүеннән, ә шул ук вакытта медицина хезмәткәрләренең чиратсыз керүеннән зарланган. Сөт кухнясында чыннан да шундый хәлләрме? Без шуны ачыкларга булдык.

Иң беренче эш итеп мин чираттагы сөт ризыкларының кайчан китереләчәген белештем һәм тарату пунктына киттем. Мин килгәндә әле иртәнге 8 дә тулмаган иде. Бу вакытка инде товар китергән машина бушатылган, кешеләр ала башлаган иде. Сөт азыклары өләшү пункты 5-6 кеше сыярлык тар гына коридордан һәм 2 кечкенә бүлмәдән гыйбарәт. Аларның берсендә товар таратыла, икенчесендә зур суыткыч тора. Коридордагы стенага сөт ризыкларын алучыларны кызыксындырган барлык сораулар буенча белешмәләр эленгән. Биредә сөт ризыкларының яраклылык вакыты, алып кайту көне, склад мөдиренең телефон номерын, якын арада белешмәләрен яңартырга кирәкле балаларның исемлеген күрергә була. Чиратны читтән генә күзәтеп, мин ак халатлы бер генә кешене күрдем, ул да әкрен генә үз чиратын көтеп тора иде.
Чиратта торучы әниләрдән мин сөт кухнясы эшеннән зарларыгыз юкмы, дип сорадым. Аларның берсеннән дә тискәре фикер ишетмәдем, киресенчә, барысы да канәгатьлек кенә белдерде. Өләшү вакытында тоткарлыклар булмый, сөт ризыклары яңа, чират та ул кадәр озын түгел, бары 6-8 кеше генә. Иң мөһиме, бушка балаларга сөт ризыклары алу, ә калганы вак-төяк, ди алар. Балалар белән бирегә бик килмиләр, берәр кешегә калдырып торалар, яки әтиләрне җибәрәләр. Чыннан да, чиратта әниләргә караганда әтиләр күбрәк иде.
Соңрак мин склад мөдире, сөт ризыклары өчен җаваплы Нина Покаржевская белән сөйләштем.
- Нина Александровна, сөт ризыклары машинасы ничә көнгә бер килә?
Машина биш көнгә бер тапкыр иртә белән килә. Бөтен азык-төлек яңа (чыннан да, төргәктәге дата нәкъ бүгенге көнне күрсәтә иде. Шул ук көнне берничә машина Питрәч районы буенча сөт ризыкларын өләшеп чыга. Ә анда аны фельдшерлар өләшә.
- Сезнең эш көнегез 8 дән 16 сәгатькә кадәр дәвам итә. Шулай иртә килү кирәкме соң?
- Мин көне буе биредә булам. Сөт ризыкларын да көн дәвамында алырга мөмкин.
- Әгәр әниләр сөт ризыкларын көнендә ала алмаса, ул юкка чыгамы?
- Ничек юкка чыксын инде? Барлык азык-төлек исемлек буенча, табиб-педиатр рецепты буенча бирелә. Алганда махсус журналга кул куйдырыла. Әгәр берәр нинди сәбәп белән тиешле көндә килә алмасалар, безнең күрше бүлмәдә суткыч бар, без аны шунда куеп торабыз. Шунысы да бар, һәр өләшү вакытында унлап әни сөт ризыкларын алырга килми. Кайсы чылтыратып икенче көнне алып китәм ди, бөтенләй килмәүчеләре дә бар. Бу дүрт тартма сөт продукциясе дигән сүз. Ә бит кефирның яраклылык вакыты - 7, эремчекнеке 10 көн генә. Без аларны сөт комбинатына кире кайтара алмыйбыз. Суыткычыбыз да бер генә, ул кадәр азыкны сыйдырып бетерә алмый. Нишләргә кала? Әниләрнең килеп алуын көтәргәме? Бу чыгу юлы түгел. Әлбәттә, аларга табиб-педиатр чылтырата, тик бу да кайчакта ярдәм итми. Шуңа күрә без аларны авылларга алдан аласы продукция урынына җибәрәбез. Ә биредәге әниләр үз өлешен икенче атнада икеләтә алачак. Шунысы аңлашылмый, хөкүмәт балаларны бушлай яңа сөт ризыклары белән тәэмин итә, ә әти- әниләр шуны да килеп алырга авырыксына. Әби-бабайларын җибәрсәләр дә каршы килмибез бит, аларга да бирәбез. Ә ахырда канәгатьсезлек белдереп, тавыш чыгарып йөриләр. Безгә квартал саен санэпидстанция белгечләре килеп, сөт ризыкларын тикшерәләр. Бер генә бозылган ризык табу очрагы да булганы юк әле. Үзем исә ай саен Казан белгечләре каршында хисап тотам, барлык документацияне тегеп барам. Биредә бар нәрсә дә җитди эшләнә.
- Ата-аналарга нинди теләкләрегез бар?
- Бер генә теләк, сөт ризыкларын вакытында килеп алсыннар иде. Һич югы чылтыратып килә алмаулары хакында кисәтеп куйсыннар, мин аларныкын алып куеп торыр идем.
Нина Покаржевская белән сөйләшеп алганнан соң мин район педиатры Шамил Нариманович Тайчинов янына киттем. Ул сөт ризыклары алучы балалар исемлеген контрольдә тота.
- Шамил Нариманович, әни кеше баласы өчен өстәмә сөт ризыклары алу мөмкинлеге барлыгы (имезүен дәвам итсә дә) турындагы мәгълүматны каян ала ала, әйтик, тиешле белешмә җыйгач?
- Бүген күп әниләр балалар пособиесе ала, халыкны социаль яклау идарәсендә дә булалар. Анда алар әлеге мөмкинлек турында белә. Башка әниләргә табиб-педиатр әйтә яки алар бу турыда дусларыннан, танышларыннан ишетә. Бу мәгълүмат беркемнән дә яшерелми һәм безгә учетка баскан барлык әниләргә хәбәр ителә.
- Шамил Нариманович, әйтегез әле, бушлай сөт ризыкларын нинди категория балалар ала?
- Мондый балаларның ике категориясе бар. Болар: беренче өч яшендә хроник авырулары: анемия яки гипотрофия (бала физик үсештә калыша) булган балалар. Андый балаларны табиб-педиатр билгели. Бу балаларны ай саен контрольдә тотабыз, күзәтәбез, сәламәтлекләрендә яхшы якка үзгәрешләрне карыйбыз. Һәм икенче категория - бу уртача керемнәре Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан артмаучы гаиләләр (баланың беренче өч яшендә).
Участок табиб-педиатры ай саен сөт ризыклары алуга рецепт язып бирә. Шул рецепт нигезендә исемлек төзелә. Ул, үз чиратында, гомуми республика регистрына кертелә. Боларның бөтенесе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында җентекләп язылган. Һәркем сайтка кереп, карый ала, бар да үтәкүренмәле, ачык.
- Бүген районда сөт ризыгын ничә бала ала?
- Районда барлыгы 280 кеше, Питрәчтә - 180. Әмма ул саннар ай саен үзгәреп тора.
- Шамил Нариманович, сөт ризыкларын алу схемасы ниндирәк?
- Бар да бик гади. Әни кеше ай саен үз табиб-педиатрыннан сөт ризыгы алуга рецепт ала һәм аны тиешле пунктка илтеп тапшыра. Бу эшне Нина Александровна башкара. Ай дәвамында һәр биш көн саен яңа ясалган сөт ризыклары ала. Һәм, билгеле, балага өстәмә туклану алу өчен белешмәләрне һәрдаим яңартып торырга кирәк. Менә шул гына.
- Шамил Нариманович, әңгәмәгез өчен рәхмәт!
Инде үз фикеремне әйтергә телим. Билгеле, өстәмә сөт ризыклары алу бүген яхшы гына ярдәм булып тора. Аны алырга теләгән ата-аналар вакытын да, мөмкинлеген дә, белешмәне, рецептны үзвакытында яңарту ысулын да таба. Ә инде риза булмаучылар, кагыйдә буларак, рецепт алырга кирәк дип санамаучы, белешмәнең срогы чыгу вакытын күзәтмәүче һәм вакытында сөт ризыкларын килеп алып китмәүчеләр, дип саныйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X