Алга
  • Рус Тат
  • Сугыш әле дә төшләремә кереп йөдәтә

    - Сугыш илебезнең бер генә гаиләсен дә урап узмады, зур югалтулар китерде, - ди Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Кириллов. Ул 1943 елда каты яралануын, госпитальдә дәвалануын, кичергән михнәтләрен әле дә оныта алмый.


    - Мине 1942 елда армиягә алдылар, - дип сүзен башлады Алексей Ильич. - Казанда алты ай буе хәрби әзерлек үттек, безне санинструкторлыкка әзерләделәр. Шуннан фронтка җибәрделәр. Аэрочаналарда Селигер күленә кадәр барып җиттек. Аннан соң аларны яктык, - дип искә ала ветеран. - Безне төрле якка озаттылар. Миңа элемтәче булырга укырга туры килде. Балтыйк буен дошманнан азат итүдә катнаштым. Латвиядә кулым яраланды. Ул чакта мин артиллерия полкында радист идем. Элемтә бик мөһим роль уйный бит. Мөһим мәгълүматлар тапшырдык. Элемтәчеләргә күп нәрсә бәйле иде ул чакта. Мине Киров өлкәсенә дәваланырга җибәрделәр. Шуннан өйгә, туган авылга кайтардылар. Бу хәлләр барысы да 1944 елда булды. Хәзер дә бергә хезмәт иткән иптәшләр искә төшә, алар төшләремә керә. Без бергәләп сугыш юлын уздык, дошманга каршы сугыштык. Снарядлар шартлавы, танклар әле дә төшләргә кереп интектерә. Күпме кешене яшь килеш сугышка алдылар? Әтием Илья Григорьевич та фронтка китте, башка бик күпләр кебек кире әйләнеп кайтмады. Сугыш башланып, биш-алты айдан соң, Кырым тирәсендә хәбәрсез югалган ул.

    Алексей Кирилловны өендә әнисе, апалары, кече энесе көткән, яралардан төзәлгән арада ул тылда җиңүне якынайту өчен тырышып эшләгән. Шулай да, дошман снаряды калдырган яра эзләре әлегә кадәр сиздерә, тынгылык бирми.

    - Мине Татар Казысы авылына колхоз рәисе итеп билгеләделәр. Армиягә егетләр әзерләүдә дә ярдәм иттем әле. Егетләргә үземнең баштан үткәннәр турында сөйләдем. Берничә елдан соң, "Искра" колхозында тракторчы булып эшли башладым. Барысын да эшләргә туры килде: терлекче дә булдым, берничә ел көтү дә көттем.

    Алексей Кириллов Белкино авылыннан чибәр кыз - Варварага өйләнә. Алар унбер ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ветеран 30 онык, 20дән артык оныкчыкның игътибарын, ихтирамын тоеп яши. Алар бабаларының хәлен белергә еш килеп йөриләр. Алексей Ильич сөйләгән тарихи вакыйгаларны игътибар белән, яратып тыңлыйлар. Мәктәп укучылары да ветеранны онытмый. Укучылар белән очрашуларда бергәләп төшкән фотосурәтләр өенең стенасын бизәп тора.

    - Әтиебез хәзер дә хуҗалык эшләрен бик яхшы башкара, - ди ветеран турында кызы Таисия Волкова. - Әниебез йөрми, урында ята. Бертуганым Сергей әти-әни белән бергә яши, аларны тәрбияли. Әлбәттә, без дә аларны онытмыйбыз, хәлләрен белергә килеп йөрибез (Алексей Ильичның өч кызы авылда, ерак түгел генә яшиләр). Бернигә дә карамастан, әтиебезнең шундый көр күңелле булып калуына без сөенәбез генә. Ул үзе ашарга пешерә, ишегалдын караштыра. Гомумән, ул барысын да булдыра.


    Алексей Кириллов нык ихтыяр көче, бурычын намус белән үтәгәне һәм күрсәткән батырлыклары өчен икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: