Алга
  • Рус Тат
  • Сумкасын аскан иңенә

    Почтальон, иң беренче чиратта, халыкка хезмәт итүче ул.

    Ә почта бүлекчәсен стратегик мөһим объект белән тиңләргә була. Бар кеше дә әлеге хезмәтнең романтик рухта булса да, бик авыр һәм куркыныч икәнлеген белә. Сер түгел, почтальонга кайчакта әллә нинди эшләр башкарырга туры килә. Йорт саен кереп йөргәнгә күрә, кайберәүләргә ашыгыч ярдәм күрсәтә, хуҗалыкта булыша, серләрен уртаклаша ул.
    Колай почта бүлекчәсенә без язылу кампаниясенең барышы белән кызыксынып килдек. Газета-журналларга язылу яхшы бара, план үтәлә, район газетасына да актив язылалар, диделәр безгә. Язылу кампаниясе белән башланып киткән әңгәмәбез үзеннән-үзе почтальонның хезмәте белән үрелеп китте.
    - Хәзер эш шартларыбыз яхшырды, җылы, уңайлы кабинетта эшлибез. Элекке агач бинаны үзебез утын ягып җылыта идек, - ди почтальон Тамара Иванова.
    Тамара Иванова 1991 елдан почтальон булып эшли. Шуларның 5 елын Колай почта бүлекчәсе башлыгы вазифасын башкара. Колай авыл җирлегендә 2 почтальон эшли.
    Көненә 10 шар километр юл үтәргә туры килә. Төрле хәлләргә юлыккан чаклар була, - ди почта хезмәткәре Лидия Задорнова.
    Колай почта бүлекчәсе башлыгы Надежда Павлова сүзне яңадан язылу кампаниясенә борды. Елдан-ел газета-журналларга язылучылар сирәгәюен, яшьләрнең бөтенләй газета укымауларын борчылып әйтә. Басма матбугатка, нигездә өлкән буын гына языла.
    Әйтеп киткәнчә, почтальон һөнәре авыр гына түгел, куркыныч та. Кешеләрдән зыян күргәннәре юк анысы. Ә менә "дүрт аяклы дуслар" - этләр бик еш һөҗүм итә икән. Тамара Иванова әйтүенчә, егерме ел хат ташучы булып эшләү дәверендә аны 5 тапкыр эт тешләгән. Ярый әле, газ баллоннары бар, кайчакта шуны сиптерәләр, кайчагында, сумкалары белән куркыталар икән.
    Почтальоннар эш вакытында мәзәк хәлләргә дә юлыгып куйгалыйлар. Бер тапкыр Надежда Павлова газет өләшеп йөри икән. Көн кичкә авышкан. Бер әбинең рәшәткәсенә газет кыстырам дигәндә, тузган булгадыр инде, рәшәткә бөтенләй авып китә. Шунда карчык урамга йөгереп чыга да, "Җен кит, җен кит!" дип кычкыра башлый. Ул үзе янына җеннәр килде дип белгән. Ә бер ир кеше аны һәрчак эчке киемнән генә каршы алган. Почтальон килеп керүгә, аның тирәли трусикчан йөгереп йөри торган булган. Бер карчык түләү кәгазьләрен бик озак эзләгән. Ахырда, аларны суыткычтан тапкан.
    Ярый, мәзәктән җитди сүзгә күчик.
    Әбүнә кампаниясенең иң кызу вакыты. Һәм, әлбәттә, монда зур җаваплылык почтальоннарга төшә. Бу вакытта аларга ике тапкыр артыграк эшләргә туры килә. Планны, һичшиксез, үтәргә кирәк. Ә Колай почтальоннары һич кенә дә зарланмый. Алар үзләренең эшләрен белеп һәм яратып башкара.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: