Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Татар Тау Иле авыл җирлегендә халык җыены булып узды

Чара барышында авыл башлыгы Динар Сабиров җирлектәге ике актив кешене бүләкләде.

2020 елда Татар Тау Иле авылында үзара салым программасы буенча шактый эшләр башкарылды. Белкино, Новая, Чапая урамнарында юллар ремонтланды. Ә Рус Тау Иле һәм Княжа авылларында 317 мең 500 сумга зират коймалап алынган. Шулай ук республика программасы ярдәмендә «Әкият» балалар бакчасында капиталь ремонт ясалды. 

Яңа елда шулай ук авылны төзекләндерү буенча да эш дәвам итә. 

Җыен вакытында халык үзләрен борчыган сорауларын бирде. Су һәм элемтә сыйфаты турында сораулар яңгырады. 

Чара барышында җирлектәге ике актив кешене бүләкләделәр. Мәрзия Вәлиевага авыл тормышында актив катнашканы һәм авыл китапханәсендә мөдир буларак озак еллар хезмәт куйганы өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Фәрит Гайнуллинга авыл тормышында актив катнашкан өчен Грамота тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса