Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Теләгән һәркем ярдәм итә ала

Безнең районда төзелгән мәчетләр һәм чиркәүләр аз түгел. Кызганыч, онытылган, ташландык хәлдә калганнары да күп. Татьяна һәм Александр Феофановлар туган авылларына кайтмаган булса, Шихаздадагы Изге Илья чиркәве дә шундый хәлдә калган булыр иде.

Авыл уртасында урнашкан борынгы чиркәү ерактан ташландык булып күренә. Иң элек бинаның гөмбәзе булмау шулай уйларга этәрә. Бераз игътибар белән карасаң, монда кайгыртучан кешеләр хезмәтен күрергә мөмкин: яңа түбә кар белән капланган, кояш нурларыннан пластик тәрәзәләр ялтырап тора. Тагын да якынрак килсәң һәм чиркәү эченә керсәң, башка бик күп нәрсәләр күрергә була: яңа ишекләр, бетон баскычлар, идән җәелгән, һәм башка бик күп эшләр башкарылган монда. Әлеге үзгәрешләр чиркәүгә яңа сулыш өргән - болар барысы да битараф булмаган җирле халык тырышлыгы нәтиҗәсе.

Шихазда авылыннан чыккан Феофановлар озак еллар Казанда яшәгәннәр, ә хәзер аларның балалары анда яши. Туган авылларына кайтып, чиркәү бусагасын атлап кергәннән соң, үзләренең шушы авылда яшәргә тиеш булуларын аңлыйлар. Менә монда аларның ярдәмнәре таләп ителә дә инде. Бу хәлләр 18 ел элек була.

- Без ата-бабаларыбыз төзегән чиркәүнең нинди хәлдә булуын күрдек, без бит аны бөтенләй башкача хәтерлибез, - дип искә ала Александр Николаевич. - Ул бик нык тузган иде. Анда чүп-чар тау булып өелгән, стеналарына теләсә нәрсә язып бетергәннәр, учак якканнар...

Моңа тыныч күңел белән каравы мөмкин түгел иде. Авылга кайтып урнашкач, монда тәртип, чисталык урнаштырырга уйладык, аны чүп-чардан арындырдык. Бу изге эшкә битараф булмаучылар безгә кушылды: авылдан Закаловлар һәм Миндуковлар, питрәчлеләр, хәтта, казанлылар да.

Менә инде ике ел чиркәүдә гыйбадәт кылалар: җеназа укулары үтә, балаларны чукындыралар. Никольск приходыннан өлкән поп, иерей Владимир Трушков чиркәүдә гыйбадәт кыла.

Эшлисе эшләр күп әле. Иң мөһиме - яңа гөмбәз урнаштыру.

- Барысы өчен дә мастерлар бер миллион 200 мең сум акча сорады, бу материаллар һәм урнаштыру өчен, - ди Александр Феофанов. - Моннан тыш, бинаны эчтән, тыштан штукатурларга кирәк, вакытлыча булган алтарь урынына яхшысы кирәк, җиһазлау өчен күп нәрсәләр кирәк. Бездә тәреләр бар, чиркәүнең иконаларын кешеләр саклап калган булган.

Кыскасы, чиркәүнең тарихы менә болайрак. Башта бу урында 1765 нче елларда агач чиркәү төзелгән булган. Ул янган һәм аның урынына 1881 елда кирпеч чиркәү салганнар. Һәм без аны саклап калырга, торгызырга телибез. Авылыңда шундый матур чиркәү булганда, ни өчен читкә барып йөрергә. Монда гыйбадәт кылынырга тиеш. Әлбәттә, моны үз көчең белән генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Без һәртөрле ярдәмгә шатбыз - материаллар, эш кораллары, эшче куллар... Бездә кем нәрсә булдыра ала, шуның белән ярдәм итә. Чиркәүне торгызуда ярдәм итәрлек, бу изге эшкә битараф булмаганнар табылыр дип өметләнеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса