Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Тиздән кырга

"Ак Барс Питрәч" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашында семинар-киңәшмә булып узды. Анда язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе каралды.

Язгы кыр эшләре алдыннан республиканың 10 районыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм АПК идарәсенең муниципаль органнары вәкилләре, шулай ук үсемлекләрне саклау средстволары тәкъдим итүчеләр ашламаларга бәя, чәчү кампаниясенә кредитлар, үсемлекләрне саклауга яңа препаратлар мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Мәгълүм булганча, авыл хуҗалыклары дәүләт яклавына мохтаҗ. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров билгеләп үтүенчә, район аграрийларына язгы кыр эшләренә минераль ашламалар сыйфатында, федераль бюджеттан 12 миллион 500 мең сум, республика бюджетыннан 20 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә (аммиак селитрасы - 1800 тонна күләмендә).

- Безнең район өчен бу бик яхшы сумма. Субсидияләр 2014 ел уңышы исәбеннән гектарга карап бирелә, - диде Ирек Рәсүлович. - Бүгенгә барлык субсидияләр килде һәм хуҗалык счетларына җибәрелде. Минераль ашламалар белән тәэмин итү дәвам итә.

Сүз уңаеннан, соңгы вакытта район игенчеләре биопрепаратларга зур игътибар бирә башлады, чөнки әлеге средстволар агу химикатларына караганда күпкә нәтиҗәлерәк һәм экономиялерәк. Аларның кешегә тәэсирен дә исәпкә алырга кирәк. Ирек Сабиров уҗым культуралары мәйданнарының 12600 гектар тәшкил итүен әйтеп узды. Районның баш аграрие сүзләренә караганда, уҗымнар яхшы сакланган. Чәчүлек мәйданнарның күп өлешен сабан культуралары тәшкил итәчәк - 24400 гектар, шулай ук, техник культуралар - 3150 гектар һәм 20600 гектар азык культуралары.

Семинар-киңәшмәнең практик өлешендә катнашучыларга агу химикатлары һәм биопрепаратлар буенча мәгълүматлар бирелде, орлыкны чәчүгә әзерләү, аларны агулау, төп сортларны сайлап алу кебек мөһим мәсьәләләр каралды.

Сүз уңаеннан, районыбызның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә чәчүлек орлык сортлары булып түбәндәгеләр тора: 3 процент - суперэлита, 35 процент - элита, 38 процент - 1 процент репродукция һәм 24 процент - гади сортлар.

- Хәзерге вакытта безнең төп бурычыбыз - гади сортларны киметү, - диде Ирек Рәсүлович. - Чәчүлек орлыкның яхшы сортларын файдаланганда, һәм әлбәттә инде, җир эшкәртү технологиясен җиренә җиткереп, дөрес итеп үтәгәндә генә, уңышны арттыруга ирешергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса