Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Төп кандидатны җәмәгатьчелек сайлый

Мөһим вакыйга - Татарстан Президенты постына элгәре кандидатлар сайлап алу алдыннан, республика халкы президент сайлаулары үткәрүдәге инновацияләр белән танышты - иҗтимагый оешмалар активы катнашында праймериз. Бу юлы элгәре сайлап алуда катнашучыларны билгеләүдә татарстанлылар фикере исәпкә алына.


Агымдагы елның сентябрендә Татарстанда үтәчәк Президент сайлавы үзенчәлекле булачак. 15 елга беренче тапкыр алар сайлаучылар сайлау вакытында лаеклы кандидат өчен тавыш бирәчәк. Икенче аспект - шул ук праймериз (элгәре тавыш бирүләр). Кагыйдә буларак, Президентлыкка кандидатларны сәяси партияләр тәкъдим итә. Ә "Бердәм Россия", иң лаеклыларны билгеләү өчен, президент праймеризын республиканың төп иҗтимагый оешмалары вәкилләреннән торган инициатива группасына ышанып тапшырды. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр. 12 майда җәмәгатьчелек кандидатлыкка кандидатлар тәкъдим итүне башлау турында игълан итте. Бу вакыт эчендә берничә иҗтимагый оешма Татарстан Президенты вазифасына республиканың гамәлдәге лидеры - Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итү карарына килде. Мәсәлән, республика ветераннары һәм пенсионерлары бертавыштан бер карарга килде. Алар Татарстан Республикасының гамәлдәге Президенты Рөстәм Миңнехановның киләчәктә дә Президент булып калуын тели. Ике иҗтимагый оешма да аны "Бердәм Россия" партиясе эчендә элгәре тавыш бирүдә катнашуын хуплап тавыш бирде. Ягъни, Рөстәм Миңнеханов өч иҗтимагый хәрәкәттән кандидат булды, моңа "Татарстан - Яңа гасыр" да керә. Җәмәгатьчелек билгеләп үтүенчә, республиканың алдынгы үсеше, Татарстанның лидерлык күрсәткечләре - күбесенчә хәзерге Президент тырышлыгы нәтиҗәсе. Шулай итеп, төрле иҗтимагый оешма вәкилләре аңа ышаныч белдерә һәм республика үсешенә юнәлдерелгән стратегиясен хуплап, үз фикерләрен белдерә.

Кандидатлар тәкъдим итү 12 майда башланды һәм 5 июньгә кадәр дәвам итә. Кандидатураларны "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итү турында килешүләре булган иҗтимагый оешмалар тәкъдим итә ала. Шулай ук праймеризда үз-үзен тәкъдим итүчеләр дә катнаша ала.

Праймеризны үткәрүдә максималь ачыклык булсын өчен сайт ачылды - www.праймериз-рт.рф, анда һәрвакыт яңа мәгълүмат тәкъдим ителә.

Праймеризда кандидатлар өчен тавыш бирү яшерен була. Җиңүче рәсми рәвештә "Бердәм Россия" партиясенең июль аенда булачак конференциясендә президент вазифасына кандидат итеп тәкъдим ителәчәк. Элгәре тавыш бирүдә кандидатлыкка кандидатларны сайлаучылар сайлаячак. Бу 18 яше тулган һәм тавыш бирүгә хокуклары булган Россия гражданнары. Сайлаучылар исемлеге 50гә50 исәбеннән формалаша - "Бердәм Россия" партиясе әгъзалары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре. Сайлаучылар тавыш бирер алдыннан кандидатлар белән очраша, аларга турыдан-туры сорауларын юллый һәм сайлау алды программасы белән таныша алачак. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, безнең илдә "Бердәм Россия" генә праймериз үткәрә.

Җәмәгать оешмалары белән элгәре тавыш бирүләр халыкның киң катламы фикерен исәпкә алып үткәрелә. Шуңа күрә дә инициатива питрәчлеләр тарафыннан хупланды.

- Без башка җәмәгатьчелек кебек, районның гына түгел, ә республиканың төрле почмакларында булабыз, - дип билгеләп үтте "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе"нең Питрәч бүлекчәсе рәисе урынбасары Илназ Кәримов. - Без барысын да күрәбез, безнең үз фикеребез бар. Әлбәттә, бу яхшы башлангыч - җәмәгать оешмаларына үз сүзен әйтү мөмкинлеген бирә.

- Президентыбыз эшен беренче ел гына күрмибез, аны үз позициябездән чыгып бәяли алабыз, - дип билгеләп үтте Питрәч ветераннар советы рәисе Дания Камалиева. - Республика халкының фикерен исәпкә алулары бик дөрес.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X