Тырышып эшләү нәтиҗәсен бирә
Хайваннар белән эшләү кешеләр белән эшләүгә караганда җиңелрәк. Алар тыңлаучан, тугрылыклы, - дип елмая машина белән саву остасы Фәйрүзә Миңнебаева. Ул "Макс-Ойл" ҖЧҖ да эшли. Районның алдынгы сыер савучыларының берсе, үз эшенең җаен белә, югыйсә, дистә елдан бирле аның белән шөгыльләнмәс иде. Әлеге хуҗалыкта бер сыерга савым Фәйрүзә һәм тагын...
Ул үзенең эшен яратып, күңел җылысын биреп башкара. Әлеге тырыш ханым өендә дә, эшендә дә бик уңган, булган.
- Иртәнге савымга 5 нче яртыга барып җитәргә кирәк, шуңа күрә бик иртә, дүртенче яртыда торырга туры килә. Тик мин моңа күптән ияләшкән инде, биредә икенче елымны эшлим, ә монда эшли башлаганчы 12 ел иске фермада эшләдем. Эш җиңел түгел, әлбәттә, тик коллективыбыз дус, тату. Бергә аңлашып, бер-беребезгә булышып эшлибез.
Эш сөючән, җаваплы булганы, югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен Фәйрүзә Миңнебаеваны хуҗалыкта да, районда да хөрмәт итәләр. Шушы көннәрдә генә аны район делегациясе белән берлектә Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгенә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү уңаеннан уздырылган тантаналы чарага чакырганнар.
- Әлбәттә, бик ошады. Бик матур, күңелле бәйрәм. Чакырулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт, - дип кичерешләре белән уртаклаша сыер савучы. Бигрәк тә якташым, Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның җырлавы күңелемә тиде. Без аның белән бер яктан - Арча районы Симетбаш авылыннан. Якташым туган ягыбыз турында җырлады.
Суыклар башлану белән Фәйрүзәнең сыерларын ачык бинадан җылы абзарларга керткәннәр. Биредә аларны тәрбияләү бераз җиңелрәк.
- Без инде 25 сентябрьдә үк кышлатуга күчтек, - ди "Макс-Ойл" ҖЧҖ идарәчесе Рафик Мөхәммәдиев. Азык белән үзебезне үзебез тулы күләмдә тәэмин итәбез, файдалы матдәләргә баетылган ферментланган азык әзерлибез. Җитештерүчәнлекне, баш санын арттырырга тырышабыз. Бүгенге көндә безнең 115 сыерыбыз бар. Алдынгы технологияләрне кертеп эшләргә тырышабыз, тагын 100 башка сыер абзары төзибез. Менә икенче ел инде сенажны да яңача саклыйбыз, нәтиҗәсе бик яхшы.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров та терлекләрне кышлату чорына күчергәннән соң, сыерлар рационына тагын да ныграк игътибар бирергә кирәклеген искәртә.
- Районда барлык хуҗалыкларда да көтү чоры тәмамланды. Терлекләр түбә астына күчерелде, - ди белгеч. Хәзер савым кимемәсен өчен, азыкларга файдалы матдәләрне актив рәвештә кушарга, ферментация үткәрергә кирәк. Шулай ук бөтен җирдә дә баш саны инвентаризацияләргә, тудыру бүлекләрен тулысынча эшкә җигәргә кирәк. Азык-төлекне җитәрлек күләмдә әзерләдек, кышлату быел авыр булмас дип уйлыйм.
Районда савым сыерларының баш саны арту күзәтелә. Узган елны 4425 баш булса, быел 4500 савым сыеры исәпләнә. Савымнар да артты. 13 октябрьгә район буенча тулай савым 47801 килограмм тәшкил итте. (2014 елда - 46012 килограмм). Бер сыер башына савым "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ да 15 килограмм, "Макс-Ойл" ҖЧҖ да 13,5 килограмм, "Рацин-Шәле" ҖЧҖ да һәм "Золина Е.Н." КФХ да 11,6 килограмм тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа