Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Түземлеләр генә эшли ала

1 ноябрьдә Россиядә Суд приставлары көнен билгеләп үтәләр. Тарихчылар раславынча, нәкъ менә 1 ноябрь көнне Россиядә беренче суд приставы барлыкка килгән. Пристав һөнәренең нечкәлекләре, бурычлары хакында хәбәрчебез Питрәч суд приставлары бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы өлкән суд приставы Илзирә Зарипова белән сөйләште.

- Бу һөнәр нечкә күңелле кешеләр өчен түгел, шулай бит?
- Әйе. Суд приставларының төп эше - суд карарларын тормышка ашыру, икенче төрле әйтсәк законга буйсыну. Чыннан да, биредә йомшак холыклы кешеләр эшли алмый.
Безнең хезмәтнең тарихы йөз елдан артып китә. Суд приставларының эше турында XV гасыр документлары да сакланган. Приставлардан качу катгый тыелган. Аларның дәрәҗәләре дә югары булган. Аларга каршы килү, начар сүзләр әйтү беркемнең дә башына килмәгән.
- Бүген суд приставларының төп бурычы нидән гыйбарәт?
- Хезмәткәрләр барлык суд карарларын үз вакытында, дөрес һәм тулы итеп башкаруны тәэмин итәргә тиешләр. Приставларның эшчәнлеге башкару документларына нигезләнә. Шул ук вакытта нинди рольдә булуларына карамастан, закон таләпләре һәм гражданнарның хокуклары сакланырга тиеш. Бу таләпләр оешма, учреждение, предприятиеләргә дә кагыла.
- Приставларның хезмәте катлаулы гына түгел, хәтта куркыныч та булып чыга түгелме соң?
- Ничек кенә куркыныч әле! Хезмәткәрләргә теләсә нинди кимсетү сүзләре ишетергә туры килә, кайчакта, көч куллануларга да юлыгалар. Аларга үз эшләрен нинди генә шартларда үтәргә туры килми! Кайчакларда, күчемсез милектән алып кәрәзле телефонга кадәр арест салына. Аларны сатуга куеп, кергән акчасы белән бурыч каплана. Шундый очракларда әллә нинди куркыныч хәлләргә юлыгасың. Хезмәткәребез Рамил Сафинның хәтта өйрәнчек граната кулланырга теләгән кешене туктатканы бар.
- Суд приставларының тырыш хезмәте аркасында дәүләт казнасына дистәләрчә миллиард сум акчалар кайтарыла. Ә Питрәч приставларының эш нәтиҗәләре нинди?
- Питрәч суд приставлары бүлеге план күрсәткечләрен вакытында һәм җиренә җиткереп үтәүгә зур игътибар бирә. Салым недоимкасының еллык планы 1286 мең сум булса, без аны 3862 мең сум итеп үтәдек. Бу 300 проценттан артык дигән сүз. 457 мең сум планын 1033 сум итеп үтәдек. Бу 226,2 процент тәшкил итте.
Бер сүз белән әйткәндә, көндәлек һәм тынгысыз, мәшәкатьле эш алып барыла.
- Суд приставлары хезмәте бүгенге көндә иң актив үсеш алган структураларның берсе. Әлбәттә, мондый эш нәтиҗәсе төбендә үз эшен җиренә җиткереп эшләүче профессионаллар, аерым шәхесләр ята.
- Әйе, хәзер суд приставлары өлкәсендә һәр пристав үз вазыйфасына туры килсен өчен барысы да эшләнә. Хәзер суд приставлары эшкә кабул иткәндә тантаналы ант кабул итә. Алар теләсә нинди очракта да Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, җәмгыять каршындагы бурычларыбызны намус белән үтәүләренә ант итә.
Безнең коллективта 13 кеше эшли. Алар бар да үз һөнәрләренең осталары. Барысы да үз эшләрен белеп, алга куелган бурычларны намус белән башкаралар. Күпләре төрле медальләр белән бүләкләнгән. Хезмәттәшебез Рамил Сафин 2012 елда фидакарь хезмәте, хезмәт бурычларын намуслы башкаруы, хезмәт эшчәнлегендә югары уңышлары өчен "Суд приставлары федераль хезмәте ветераны" медале белән бүләкләнде. Минем үземә дә өченче дәрәҗә "Хезмәт өчен" медале бирделәр.
Суд приставы Роман Ананьев юстиция органнарында үзенең хезмәт эшчәнлеген 2007 елда башлап җибәрә. Шушы вакыт эчендә ул үзен вазыйфаларын намуслы башкаручы, таләпчән, белемле хезмәткәр итеп таныта. Коллективта ул иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк булып тора.
Барлык суд приставлары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәм. Авыр, катлаулы эшләрендә уңыш, саулык-сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X