Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

“Уңайлы һәм матур йортлар төзибез”

Төзүче һөнәре элек-электән мактауга, хөрмәткә лаек һөнәрләрдән санала. Төзүчеләр тырышлыгы белән район торак пунктлары елдан-ел яңара, матурая, яңа йортлар, спорт мәйданчыклары, социаль объектлар калкып чыга. Бу якшәмбе Питрәч төзүчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

"Төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белгечләре эшләрен бөтен күңелләрен биреп башкара. Туган төбәкләрендә төзелгән барлык объектларның уңайлы, матур булуын телиләр. Һәм алар моңа ирешә дә. Монда оешманың прорабы, күпьеллык стажы булган тәҗрибәле төзүче Андрей Анатольевич Евстигнеевның да өлеше бик зур.

Андрей бу эшкә 1993 елда Казан көллиятен тәмамлаганнан соң килә. Яшь, өметле белгечне шунда ук мастер итеп билгелиләр.

- Миңа төзүче хезмәте яхшы таныш иде, минем әтием Анатолий Николаевич ПМК-245тә ташчы булып эшләде, - ди ул. - Ул вакытта аларның бригадасы Мишанин урамында йортлар салды. Без якында гына яши идек, аның эшенә барып, ташчыларның кирпечтән стена өйгәннәрен сокланып карап торган идем. Сокланырлык та, күз алдында яңа йортлар калкып чыга бит! Шул чакта үскәч, әтием кебек төзүче булам, дип уйладым. Минем дә әтием кебек йортлар, мәктәпләр, хастаханәләр төзисе килде...

- Питрәч мәктәбен тәмамлаганнан соң төзүчелеккә укырга кердем, бу һөнәрне сайлавыма бер дә үкенмим. Миңа яңа матур йортлар салу, кешеләрне шатландыру, төзүче егетләребезгә карата әйтелгән рәхмәт сүзләрен ишетү бик ошый. Әлбәттә. Минем җитәкчелек астында беренче тапкыр төзелгән объект гомер буе онытылмас, мөгаен. Бу Гагарин урамындагы банк бинасы иде. Тантаналы ачылуга бик күп кунаклар, шул исәптән Казаннан да килгәннәр иде. Шул чакта миңа карата әйтелгән җылы сүзләр, мине шулкадәр канатландырды, эшкә рухландырды.

Вакыт сизелми дә үтеп китте. Мин төзелешкә килгәннән соң 24 ел вакыт эчендә район үзәгендәге терапевт корпусы, балалар иҗат йорты, "Каенкай", "Тургай", икенче мәктәп янкормасы, Перчков, Казан урамнарындагы, Осиново бистәсендә йортлар, Богородск авылындагы мәдәният йорты, комплекслы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм башка күп кенә мөһим объектлар төзелде һәм капиталь ремонт ясалды.

Безнең өчен иң мөһиме - эшебезнең нәтиҗәсе, ул кешеләрне куандырырлык булырга тиеш.

Хәзер төзүчеләр бригадасы тәҗрибәле прораб җитәкчелегендә Осиновода яңа 44 фатирлы йортта соңгы эшләрне башкара.

- Тиздән тагын бер заманча күпкатлы йорт тапшырабыз, - дип дәвам итте сүзен Андрей Анатольевич, - монда безнең югары квалификацияле үз эшенең осталары хезмәт куя. Шул форсаттан файдаланып, коллегаларыма чын күңелдән иминлек, кызыклы проектлар һәм авыр, әмма кирәкле эштә яңа казанышлар теләп, төзүчеләр көне белән котлыйсым килә.

Аталы-уллы Рифгать һәм Алмаз Вагаповлар, Сергей Харитонов һәм Юрий Афонин бригадада балта остасы-бетон салучы булып эшлиләр. Рифгать абый инде пенсиядә, ләкин шуңа да карамастан, ул яраткан эше белән шөгыльләнүен дәвам итә. Инде унике ел аның белән улы да эшли.

- Безнең төп эш - ишекләр кую, идәннәрне бетон белән каплау һәм линолеум җәю, - ди тәҗрибәле төзүче, - мондый матурлыкны күреп сокланмый мөмкин түгел, бу бит үз кулларыбыз белән тудырылган матурлык. Сүз уңаеннан, безнең гаилә үзебез төзегән йортларның берсендә яши.

Нина Афонина - шулай ук тәҗрибәле төзүче, ул штукатур-маляр булып егерме елдан артык эшли. Обойлар ябыштыру, буяу - болар барысы да аның эше. Көнгә ул бу эшне ике бүлмәдә башкарырга өлгерә, ә бу исә йөздән артык квадрат метр дигән сүз.

Менә шулай бергәләшеп матурлык һәм уңайлык тудыралар безнең Питрәч төзүчеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса