Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ул җәен дә, кышын да руль артында

Машина йөртүчеләр һәрвакыт юлда. Кемдер пассажирлар йөртә, кемдер йөк ташый.

Аларның бурычы бер - вакытында һәм бернинди һәлакатләрсез кешеләрне һәм йөкне урынына алып барып җиткерү. Традиция буенча, октябрьнең соңгы якшәмбесендә машина йөртүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен - Автомобиль транспорты хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә.

Рәлиф Абдуллин барлык малайлар кебек кечкенәдән машина йөртүче булырга хыялланган.

- Без малай чакта машиналар бик аз иде, ул вакытта күп кенә яшьтәшләрем машина йөртүче булырга, зур йөк машиналары - Зил, КамАЗ, КРАЗлар йөртү турында хыялланды, - диде Рәлиф. - Мөгаен, минем бу һөнәрне сайлавыма әтием белгечлеге йогынты ясагандыр, чөнки ул гомер буе машина йөртте, "Сельхозхимия" берләшмәсендә эшләде.

Ул, эшкә киткән вакытта, кайчагында мине дә үзе белән алгалады. Мин көчле әти кулларының ничек рульне отканын, машина белән идарә итеп, "барабанка"ны ышанычлы әйләндергәнен карадым. Ул чагында минем тагын да ныграк шофер буласым килде. Машинаны ремонтлаган вакытта мин әтигә булыштым, аңа тимер беркеткечләр, ачкычлар биреп тордым һәм мин дә файдалы була алуыма бик сөендем.

Балачак сизелмичә үтеп китте. Урта мәктәпне тәмамлагач, Рәлиф Казан ДОСААФына укырга керә, анда 1983 елда "В" һәм "С" категориядәге машина йөртүче таныклыгы ала. Шул ук елны Совет Армиясенә чакырыла, ГДРда ракета гаскәрләрендә хәрби техника йөртүче булып хезмәт итә.

Туган Татар Тау Иле авылына әйләнеп кайткач, "Сельхозхимия"дә ЗиЛ-130 машинасы йөртүчесе булып эшкә урнаша, ул чагында аларның бурычы - район кырларына минерал ашламалар ташу була.

Өйләнгәч, яшь гаилә Питрәчкә күчә. Һәм монда да Рәлиф үз эшенә тугры булып кала - эш белән тәэмин итү үзәгендә машина йөртүче булып эшли башлый. Ә 2000 елда мәгариф бүлегенә күчә, ул анда хәзерге көндә дә хезмәт итә.

Инде сигез ел дәверендә ул мәктәп автобусында балаларны йөртә. Башта ТатЦИКтан Шәле мәктәбенә. Хәзер Карповкадан, Тогашеводан һәм Арышхаздадан Колай мәктәбенә.

- Минем иң авыр участокларның берсе, - ди Рәлиф, - минем маршрут, нигездә, М-7 трассасы буенча, балалар күп, үземнең ПАЗ автобусында иртә белән һәм дәресләрдән соң ике рейс ясарга туры килә, ә бу якынча 180 километр.

Минем төп бурыч - балаларны вакытында мәктәпкә алып килү, ә дәресләрдән соң өйгә алып кайтырга. Моның өчен эшкә көн саен сәгать алтыда чыгам, медицина тикшерүе үтәм, автобусны техник яктан тикшерәм һәм аңа бензин салам. Ләкин бит әле һава торышы да көйсезләнә ала: боз, буран, суык, яңгыр. Ә балаларга дәрескә соңга калырга һич ярамый. Шуның өчен тырышабыз да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса