Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Уразаны Аллаһы ризалыгы өчен тотабыз

Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмииин. Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ мөхтәрәм мөселман кардәшләр.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән 15 майда ястү намазыннан соң  мәчетләребездә тәравих намазы укыла.  16 майда  Аллаһы кушуы буенча уразага керәбез.

Газиз мөселман кардәшләр, уразаның максаты, аның фазыйләтләре, хасиятләре турында язып китим. Бөек Раббыбыз Коръән Кәримдә әйткән "Аллаһы сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми (Бакара -185аять). Ураза кешегә ни бирә? Мөселман иртәдән кичкә кадәр ашамыйча-эчмичә, җенси теләкләрен тыеп, уразасын фарыз шартларын туры китереп тота ала. Ләкин уразадан көтелгән файдага ирешмәскә мөмкин. Беренче чиратта, уразаны Аллаһы Тәгалә әмер иткәнлектән, Аның ризалыгы өчен тотабыз. Шул вакытта, без әлеге әмерне үтәгәндә ниндидер файдага ирешәбез. Чөнки, Аллаһу Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, аларның барысы да безнең өчен дөньяви үә рухый файда бар. Югыйсә, безнең аларны кылып-кылмавыбыздан Аллаһы бернинди файда да, зыян да күрми. Гомумән, безнең ач торуыбыз Аллаһыга кирәкме? Аллаһы Тәгаләбез галәмдәге бер нәрсәгә дә, бер мәхлукка да мохтаҗ түгел. "Аллаһы бәндәләренә һичберсенә золым теләми" (Гыймран-108аять). Димәк, Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, алар барысы да безнең матди үә рухый ягыбызны карау өчен әмер ителгән. Әмма без бары Аллаһы кушканлыктан һәм Аның ризалыгын алыр өчен генә гыйбадәт кылабыз. Мондый зур файдалы мөмкинлекне әмер иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсәк иде. Аллаһы ризалыгы өчен тоткан уразабыз матди үә рухый файдага ирешә алсын өчен, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Бу хакта исламның бөек галиме имам Газали (Ихйа-у Улуми-д Дин әсәрендә язып калдырган). 1. Уразалы кеше үзенең күзләрен һәртөрле яманлыклардан сакларга тиеш. 2. Колакларын һәртөрле яман сүзләрне ишетүдән сакларга тиеш. 3. Телен һәртөрле ялган үә яман сүзләр сөйләүдән, ялган антлар бирүдән, буш сүзләрдән сакларга тиеш. Коръәндә Аллаһы Тәгаләбез боера "Ялган сүздән сакланыгыз" (Хаҗ-30аять) ."Әй мөэминнәр, Аллаһыдан куркыгыз! Сөйләгән вакытта чын дөресен генә сөйләгез"(Әгзәб-70аять). Әбу Һүрайрадан (Аллаһы аннан разый булсын). 1. Мөселман кешесе барлык әгъзаларын да яман гадәтләрдән сакларга тиеш. 2. Ифтар вакытында күп ашарга ярамый. 3. Ураза тотучы ифтар кылганда (авыз ачканда) курку белән өмет арасында булырга тиеш. Мин бүген ураза тоттым, әмма Ул кабул итәрме дип, өметсезлеккә, куркуга бирелергә ярамый. Мөселман кешесе беркайчан да Аллаһының рәхмәтеннән өметен өзмәс. "Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәгез,чөнки тәүбә итеп төзәлгәндә, Аллаһы гөнаһларны ярлыкаучыдыр, Ул ярлыкаучы үә рәхимле” (Зүмәрә-53аять). Мөхтәрәм җәмәгать! Рамазан шәриф - Аллаһы китабы Коръән иңгән ай, ягъни Коръәнне уку, өйрәнү, аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае. Раббыбыз Коръәндә белгертә "Рамазан ае – кешеләргә тугры юл күрсәтүче,  ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр" (Бакара-185аять). Ибн Габбас (Аллаһу аннан разый булсын) риваять кылган. Җәбраил гәләйһиссәлам рамазан аеның һәр төнендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән очрашып, аның белән бергә Коръән өйрәнгән" (Бохри, Мөслим).

Кадерле мөселман кардәшләр! Аллаһы Раббыбыз безгә дә рамазан аеның төннәрендә уяу торып, Аллаһының Китабын укып, Аның бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп әйләсен.

 

Галимҗан хәзрәт Корбангали улы Закиров

Ленино-Кокушкино авылы мәхәлләсе имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса