Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Уразаның максаты, җәннәткә юл

    Әгүзе билләһи минәшшайтәнир раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим.

    Әлхәмдүлилләһи Раббил галәмин үәссәлату үәссәламү галәә расуллиһил кәрим үә галә үәлиһи үә әсхабиһи әҗмәгыйн.

    Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен өмет итеп һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд (свс)нең шәфәгатенә ирешеп язмамны сезләргә җиткерәм.

    Һәрберебезгә мәгълүм, 17 июнь көнне мәчетләрдә тәравих намазлары укылачак. Билгеле, 18 июнь көнне Аллаһының рәхмәте белән уразага керәчәкбез. Аллаһыбыз Коръәни Кәримдә (Бакарә сүрәсе, 185 аятьтә) "Аллаһ сезгә җиңеллек тели, авырлык теләми".

    Уразабыз безгә ни бирә?

    Мөселман иртәдән кичкә кадәр тукланмый, ураза фарызларын туры китереп уразаны башкара. Ләкин уразадан көтелгән файдага ирешмәскә мөмкин. Беренчедән шуны әйтергә кирәк: уразаны Аллаһу әмер иткәнлектән, аның ризалыгы өчен башкарабыз. Шул ук вакытта, без әҗерне үтәгәндә ниндидер файдага да ирешербез.

    Аллаһы Тәгалә безгә ни генә әмер итсә дә, безнең өчен дөньяви үә рухи файда бар. Югыйсә, безнең аларны кылып-кылмавыбыздан Аллаһы бернинди файда да, зыян да күрми. Билгеле, безнең ач торуыбыз Аллаһка кирәкме? Аллаһ галәмдәге бер нәрсәгә дә, бер мәхлукка да мохтаҗ түгел.

    Аллаһу Тәгаләбез әмерләрен безләргә золым, авырлык һәм кыенлык теләп бирмәгән (Гыймран сүрәсе, 108 аять) "Аллаһ бәндәләренең һичберсенә золым теләми, менә шуның өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итсәк иде. Игътибарыбызны юнәлтик җәмәгать, фикер иясе имам Газали "Ихма-у Улумид Дин" исемле әсәрендә.

    - Уразалы кеше үзенең күзләрен һәртөрле яманлыклардан сакларга тиеш. Күз зинасыннан саклану лазем. Башкаларның малына, намусына яман күз белән карау тыела.

    - Колакларын һәртөрле яман сүзләрне ишетүдән сакларга тиеш: ураза тотучы яман сүз сөйләүчеләрдән ерак булырга тиеш, яисә яман сүз сөйләүчене кисәтергә тиеш.

    - Телен һәртөрле ялган үә яман сүзләр сөйләүдән, ялган антлар бирүдән, буш сүзләрдән сакларга тиеш.

    - Мөселман кешесе барлык әгъзаларын да яман гадәтләрдән сакларга тиеш.

    - Ифтар вакытында күп ашарга ярамый, кояш батканчы буш торган ашказанын кисәктән тутырып кую сәламәтлеккә зыян.

    - Ураза тотучы ифтар кылганда (авыз ачканда) курку белән өмет арасында булырга тиеш. "Мин бүген ураза тоттым, әмма ул кабул булмады" дип өметсезлеккә, куркуга бирелергә ярамый. Мөселман кешесе беркайчан да Аллаһының рәхмәтеннән өмет өзмәс.

    Мәгълүм ки, Рамазан Шәриф - Аллаһының китабы Коръәни Кәрим иңгән. Ягъни, Коръәнне уку, өйрәнү, сүрәләре, аятьләре турында уйлау, фикер итү һәм әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае.

    Коръән Кәримдә "Рамазан ае - кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр (Бәкарә сүрәсе, 185 аять).

    Әгәр мөселман кешесе көндез ураза тотса, төннәрен Коръән укыса, кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнарга Аллаһтан ярлыкау һәм җәһәннәм утыннан котылу сорыячак. Шул ике яклаучының берсе - ураза, икенчесе - Коръәни Кәрим булыр, хәдистә әйтелгән "Ураза һәм Коръән хисап көнендә аллаһның колын яклаячак. Ураза әйтер, "Йә Раббым, көндезен мин аны ризыксыз үә сусыз тилмерттем, шунлыктан мин аның өчен синнән ярдәм сорыйм. Коръән әйтер "Йә раббым, мин төнге йокысыннан калдырдым, шуңа күрә аңа үзеңнең рәхмәтеңне ирештер инде".

    Кадерле мөселман кардәшләребез. Аллаһы Тәгаләбез безгә дә рамазан ае төннәрендә уяу торып, китабын укып, аның бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп әйләсен.

    Аллаһы Тәгаләбез һәр барчабызга да Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхет-сәгадәткә ирешүчеләрдән булырга насыйп әйләсен.

    Амин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: