Алга
  • Рус Тат
  • Урман байлыклары сагында

    Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә барлык урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә. Безнең район урманнарга бай, урман массивының мәйданы 13 мең гектардан артык. Аларның 30 проценттан артыгын ылыслы агачлар биләп тора. Биредә үз эшенең осталары эшли. Урман культураларын саклау өчен алты урманчы җаваплы.

    "Урманнар безне һәрвакыт сөендереп торсын өчен"
    - Безнең урманнарда төрле агачлар үсә, - диде «Лаеш урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең участок башлыгы Рәҗәп Мөхәммәтшин, - төп мәйданны нарат, чыршы, карагай, юкә, усак, каен һәм башка агачлар били. Безнең кечкенә хуҗалыкта барлыгы егермегә якын хезмәткәр эшли. Болар - урманчылар, питомник хезмәткәрләре, урман әзерләүчеләр, янгын-химия станциясе хезмәткәрләре һәм башкалар.
    Питомникта ел саен дүрт гектарда үсентеләр үстерәбез. Биредә бригадир Гөлсинә Вәлиева, эшчеләр Айсинә Зарипова һәм Айсылу Төхфәтуллинаны билгеләп үтәргә кирәк. Аларда һәрвакыт тәртип, чисталык, хатын-кызларыбыз үз эшләрен намус белән башкаралар. Алар ярдәме белән безнең районда ел саен яңа урман кишәрлекләре барлыкка килә.
    Без шулай ук агач әзерләүгә дәүләт заказын үтибез: ел саен Алабуга агач эшкәртү заводына 4600 кубометр агач озатабыз. Бу участокта тракторчы Тәлгать Сәйфетдинов, урман кисүче Фәнис Галиев һәм аның ярдәмчесе Рәис Рәхимов эшли.
    Әлбәттә, бәйрәм алдыннан урман осталарыбызны да билгеләп үтәргә кирәк, алар ярдәмендә урманнарның матурлыгы саклап калына. Мәгъсүм Яруллинга 69 яшь булса да, ул элеккечә алдынгы хезмәткәр, остаз. Мәгъсүм абыйның тәҗрибәсе бай, ул үз биләмәләрен һәркемнән яхшырак белә.
    Илдар Хәйруллин яшь белгеч булса да, үзен инде күптән чын урман белгече итеп танытты. Ул кечкенәдән гомере буе урманчы булып эшләгән әтисе Рәхмәтулла абыйга ярдәм иткән.
    Әлбәттә, без ел саен киселгән агачлар урынына үсентеләр утыртабыз, быел яз 27 гектарда утырттык. Моннан тыш, торак пунктларны яшелләндерү белән дә шөгыльләнәбез. Бу эштә безгә Питрәч оешмалары хезмәткәрләре һәм җирле халык булыша.
    Законсыз рәвештә урман кискән һәм учак яндырган өчен беркетмә төзергә туры килә. Бәхеткә, андый ваемсыз кешеләр күп түгел, - дип сөйләде безгә Рәҗәп Мөхәммәтҗанов.
    Ул үзе нәселдән килгән урман хуҗалыгы хезмәткәре, аның әнисе Рәшидә апа да гомере буе урман-культура белгече булып эшләгән. Ә хәзер улы Рөстәм әтисе юлыннан киткән – ул да бу тармакта эшли.



    Шундый һөнәр бар – урманны яклау


    Илсур Миндубаев һөнәр сайлаганда озак уйлап тормый. Аның әтисе Мансур Хәким улы үз гомерен урман хуҗалыгына багышлаган, шофер булып эшләгән.
    - Мин Өчиле авылында тудым, дөрес, ул авыл хәзер юк инде, - дип искә ала Илсур, - 1961 елда әти Кызыл Яшьләрдә йорт салды, һәм без шунда яши башладык. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин СПТУ-27дә укыдым, соңрак армиядә хезмәт иттем. 1979 елдан бирле биредә эшлим. Урман тирәсендәге авылда туып-үскәнгә күрә, әти-әнием дә монда эшләгәч, ерак китмәдем - тормышымны урман белән бәйләдем. Нигездә, урман эшкәртү цехында, пилорамщик булып эшләдем. Сүз уңаеннан, хатыным Сәвия дә бу цехта эшләде, алар тартмалар ясадылар.
    Әмма 1993 елда эшне үзгәртергә туры килде, мин безнең янгын сүндерү частенә янгынга каршы көрәшүче булып урнаштым. Монда, минем белән бергә шофер Рөстәм Галимуллин эшли. Коллектив зур түгел, дус-тату эшлибез. Урман янгыннарының булмавы куандыра. Җәйге корылык аеруча да борчу тудыра. Ул вакытта икеләтә уяу булырга тырышабыз. Үләннәр янганда, еш кына урманга чыгабыз, бу вакытта инде Питрәчнең янгын сүндерүчеләре белән эшлибез.
    Илсур буш вакытларында балык тотарга ярата. Балык тотарга Мишәгә дә, Камага да йөри.
    - Илсур Мансурович - яхшы хезмәткәр, үз эшен һәрвакыт намус белән башкара, аңа ышанырга була, тиздән ул үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк, аны әлеге күркәм дата белән котлыйсы, иң изге теләкләр телисе килә, - диде үзенең хезмәткәре турында янгын-химия станциясе башлыгы Әхмәт Гыйззәтуллин.

     

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: