Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

”Яңа клуб авыл халкы өчен зур бүләк булачак”

Карповка авылында төзелә торган мәдәният йорты Питрәч районында ачылган күпфункцияле үзәкләрнең бишенчесе булачак. Ул "Авыл клублары төзелеше" республика президенты программасы кысаларында төзелә.

Моңа кадәр төзелгән социаль билгеләнештәге объектлар кебек үк әлеге мәдәният йорты да республика бюджеты средстволарына төзелә. Төзелеш эшләре февраль ахырында башланды, ә аны файдалануга тапшыру май ахырына билгеләнгән.

Шушы көннәрдә без әлеге төзелеш мәйданчыгында булып кайттык. Бинаның стеналары өелеп беткән диярлек, ташчылар соңгы кирпечләрне салу белән мәшгуль.

- Бер-ике көннән стенаны күтәреп бетерәчәкбез һәм шуннан соң түбә ябу эшләре башланачак, - диде "Төзүче+" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять прорабы Ислам Идрисов. - Бер үк вакытта тәрәзәләр куюга да керешәчәкләр.

Әлбәттә, мәдәният йорты бинасы төзелеше барышын авыл халкы күзәтеп тора, чөнки алар өчен бу зур вакыйга, алар моңа куанып бетә алмый. Хәзерге клуб заман таләпләренә туры килми, андагы шартлар да яхшы түгел.

Клуб мөдире Валентина Михайлова әйтүенчә, ул 1955 елда ук төзелгән. Дөрес, 1997 елда аңа капиталь ремонт ясалган. Әмма монда ремонт кына бернәрсәне дә үзгәртә алмавы, көн кебек ачык. Сүз уңаеннан, Валентина Егоровна монда 2008 елдан бирле эшли, кайчакта аңа монда кизү торырга да туры килә икән, чөнки җылылык системасын күзәтеп торырга кирәк.

- Әлеге бинага яңа тәрәзәләр дә куйдылар, җылылык системасын да яңарттылар, әмма бу гына хәлне үзгәртми, чөнки бу бина бик нык тузган, - диде Валентина Егоровна. - Әлбәттә, авыл халкы да яңа мәдәният йорты төзеләчәген белгәч бик нык шатланды. Авылыбыз зур булмаса да (монда хәзерге вакытта 260лап кеше яши), халык клубка бик теләп йөри. Бигрәк тә балалар монда еш килә. Без алар өчен төрле чаралар, конкурслар, ә олылар өчен тематик әңгәмәләр, очрашу кичләре үткәрәбез. Бәйрәмнәрдә концертлар оештырабыз. Яңа ел, 8 Март бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган чаралар вакытында залда йөзгә якын кеше җыела. Һәм әлбәттә инде, безнең авылда шундый яңа мәдәният йорты төзелү һәркем өчен зур бүләк булачак. Безгә аның уңайлы, якты, матур булачагын әйттеләр инде.

Ачыкланганча, 50 урынга исәпләнгән яңа мәдәният йортында артистлар өчен махсус бүлмә, шулай ук ярдәмче бүлмәләр, бәдрәф булачак. Иске клубта алар бөтенләй булмаган. Шулай ук монда китапханә дә урнашачак. Һичшиксез, әлеге мәдәният йорты авылыбызга ямь өстәячәк

Соңгы өч елда Питрәч районында Богородск, Иске Шигали, Пановка һәм Кибәч авылларында күпфункцияле үзәкләр төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса