Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яңгырлар явып торса да, урып-җыю дәвам итә

Һава торышының начар булуына карамастан, районыбыз игенчеләре урып-җыюны вакытында, югалтуларсыз тәмамлар өчен бөтен көчләрен куялар.

"Газовик" ҖЧҖда бөртеклеләр быел 3400 гектар җирне тәшкил итә. Бүгенге көндә әлеге мәйданның яртысы җыелган инде. Ел арпа өчен уңышлы булган, аның уңышы гектарына 25 центнер тәшкил итә. Борчак һәм уҗым арышының уңышы азрак - 16 центнерлар чамасы.

- Быелгы ел өчен бөртеклеләрнең уңышы начар түгел, - ди хуҗалыкның баш агрономы Иван Спичков. - Кайбер культуралар буенча уңыш узган елдагыга караганда да яхшырак әле. Урып-җыю эшендә 6 комбайн эшли, ашлыкны 3 КамАЗ машинасы ташый. Саламны төргәкләп азык утарына ташыйбыз. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәсе килә, быел терлекләргә азыкны җитәрлек күләмдә әзерләдек. Сенаж салу эше дәвам итә. Кукуруз бар, димәк силос булачак дигән сүз. Печәннең икенче каты җитеп килә.

"Татарский" бүлекчәсендә туңга сөрү эшләре башланып киткән. 100 гектар җир эшкәртелгән инде. "Шигали" бүлекчәсендә дә эшләр әйбәт бара. Биредә бөртеклеләр 1470 гектар тәшкил итә. Аларның инде яртысы диярлек - 700 гектары җыеп алынган.

- Быел яңгырлар комачаулый, - ди районның иң тәҗрибәле игенчеләренең берсе, "Шигали" бүлекчәсе идарәчесе Габдрахман Галәветдинов, - менә бүген дә берничә сәгать кенә эшләп өлгердек, төштән соң тагын яңгыр ява башлады, комбайннарны сүндереп куярга туры килде.

- Тик бөтен уңайсызлыкларга да карамастан, комбайнчыларның кәефләре яхшы, алар үз эшләрен нәтиҗәле башкару өчен бөтен көчләрен куя.

Хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Николай Загиров та шул фикердә:

- Быел минем унөченче сезоным, - ди ул, - бу һөнәргә туганым Павел Меркуловтан өйрәндем. Башта өч ел аның ярдәмчесе булып эшләдем, соңыннан миңа "Енисей" комбайны бирделәр. Менә инде өченче ел өр-яңа "Полесье" комбайнында эшлим. Миңа әтием - Ринат Загиров ярдәм итә. Урып-җыю вакытында мин төп эшемнән ял алам һәм туган хуҗалыгыма ярдәм итәм. Мин кырда эшләргә бик яратам, шулай ук акча эшләп алу өчен дә менә дигән мөмкинлек. Аяз көннәрдә көненә уналтышар бункер суктыра идем. Бу арада һава торышы комачаулый - 6-8 генә туры килә. Бүген дә төшкә кадәр генә эшли алдым. Тик өметне өзмибез, комбайннар төзек, беренче мөмкинлек белән үк ашлыкларны җыеп бетерәчәкбез.

Бүгенге көндә район буенча барлык мәйданның 57 проценты җыеп алынган. Уңыш гектарыннан уртача 17 центнер чыга. "Агрострой" ҖЧҖда 93 процент, "Соя Колай" ҖЧҖда - 77 процент, "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖда 60 процент уңыш җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса