Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Яхшы тәрбияләсәң, мул уңыш алырсың

    Быел "Кощак" АХП ҖЧҖ кырларында бәрәңге 250 гектар мәйданны били. Җирле бәрәңге игүчеләр нинди шартларда да мул уңыш бирүче "Розара" һәм "Редскарлет" кебек сортларга өстенлек бирә.

    Бәрәңге алуга 10 сентябрь көнне керештек, ди хуҗалыкның баш инженеры Илгиз Гайзатуллин, - бүгенге көнгә 60 гектар җирдә бәрәңгене җыеп алдык. Уңыш гектарыннан 180-200 центнер чыга. Кырда ике бәрәңге җыйгыч комбайн эшли. Руль артында Евгений Сухоребрый һәм Сергей Мартьянов утыра. Аларның ярдәмчеләре булып Василий Гарятов һәм Александр Юркиннар эшли. Сабагын чабу белән Анатолий Александров һәм Валерий Кузьминнар шөгыльләнә. Бәрәңгене сортларга аеру складына тракторларда Виктор Гарявин, Анатолий Баланда, Александр Михалев һәм Александр Галочкиннар ташый. Әлегә җыелган уңышны сортларга аерабыз, ә аннан соң сатуга җибәрәчәкбез.

    Шулай ук кырда бер бәрәңге казыгыч трактор эшли. Аның руле артында - Яков Степанов. Казылган бәрәңгеләрне Кощак урта мәктәбе укучылары һәм коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр җыя. Көн саен кырга 50 гә якын бала чыга.

    - Көннәр бик матур, балалар кырга рәхәтләнеп чыга, - ди коррекция мәктәп-интернаты педагог-оештыручысы Гөлнара Шәйдуллина, - көненә 2-3 сәгать эшлибез, шул вакыт эчендә биш тоннага якын бәрәңге җыярга өлгерәбез. Балалар эшләп кенә калмый, табигать кочагында ял да итә. Төшке ашны кырга китереп бирәләр.

    Кощак мәктәбе укучылары да бәрәңге җыярга бик теләп чыга.

    Без бүген беренче көнне генә чыктык, шуңа да карамастан бик күп бәрәңге җыйдык, - ди укытучы Светлана Каплевская, мондый матур һава торышы торганда туган хуҗалыгыңа ярдәм итү үзе бәйрәм ул. Бигрәк тә Диләрә Нәбиуллина, Алексей Банников, Адель Газимовлар тырыша. Иптәшләре бер чиләк җыйганда алар инде берничәне җыеп өлгерә.

    Без әңгәмә корган арада пешекчеләр төшке аш китерде. Балалар ничек бердәм итеп эшләсәләр, шулай ук ашарга да утырдылар.

    Өлкән бәрәңге җитештерүчеләрнең төшке ашлары соңрак, шуңа күрә аларның кырларында әле эш кайный. Бер агрегат руле артында алдынгы комбайнчы Евгений Сухоребрый:

    - Дөресен генә әйткәндә, бөртеклеләрне җыя торган комбайнда эшләү җиңелрәк. Бәрәңге җыйгыч комбайнга мин быел гына утырдым әле. Әкрен генә ияләшә барам. Хәзер һава шартлары иртәдән кичкә кадәр кырда эшләргә мөмкинлек бирә. Көненә 60-80 тонна бәрәңге җыябыз.

    Сергей Мартьянов та тәҗрибәле механизатор булуына карамастан, бәрәңге җыю комбайнына быел гына утырган:

    Без инде яздан бирле тәрбиялибез бу бәрәңгене. Утырттык, эшкәрттек, төбен өйдек, су сиптек - ниһаять алыр вакыт та җитте. Быел уңыш бик яхшы, шуңадыр инде, механизаторларның кәефе бик яхшы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: