Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ярдәмгә мохтаҗларга булышалар

Игелеклелек, шәфкатьлелек… Бу сүзләрне соңгы вакытта еш кулланышка кертәбез. Әйтерсең, аңыбыз яктырып киткән. Бу кешелек кыйммәтләренә хәзер кытлык. Ә бит һәркемгә җылы, эчкерсез мөнәсәбәт кирәк.

Кешегә кече яшьтән үк игелек, яхшылык, кебек төшенчәләрне аңлатырга, эш-гамәлләр белән сеңдерергә кирәк. Монда тимурчылар хәрәкәте ярдәмгә килә ала. Ул бик мөһим тәрбия чарасы булып тора.
Без тәрбияләнүчеләребезнең киләчәктә кем буласын белмибез. Алар, бәлки, юрист, эшче, инженер, табиб булыр. Әмма дә бер нәрсәдә иманыбыз камил: бу балалар игелек кенә кылачак, чөнки кешеләргә ярдәм итеп, алар кеше борчуына, шатлыгына битараф булмыйча үсә.
Безнең " Шатлык" приютында эшләп килүче тимурчылар хәрәкәтенең асылы да бит ярдәмгә мохтаҗларның һәммәсенә булышу. Боларга Бөек Ватан сугышы, ветераннары, гомер буе балаларга белем биргән, илебез иминлеге өчен көч куйган гади хезмәтчәннәр, кыскасы, өлкән яшьтәге кешеләр керә.
Тимурчылык эше бик кирәкле һәм мөһим нәрсә. Чөнки картларга кайчак ярдәм генә түгел, ә гап-гади әңгәмә, игътибар гына кирәк. Моннан тыш мондый аралашу балаларның үзләренә дә бик кирәк. Өлкән кешеләр белән сөйләшкәндә, балалар авыллары турында, аның гореф-гадәтләре, йолалары турында күп яңаны белә, күптән үткән хәлләр, вакыйгалар турында тыңлый ала.
Тимурчылык хәрәкәтен торгызу һәм үстер/ - балаларыбыз да Ватанга, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләүдә бик әһәмиятле роль уйный.
Яхшы гамәлләрне яңадан торгызу, искә төшерү белән без тәрбияләнүчеләрдә өлкәннәргә һәм сабыйларга игътибарлы мөнәсәбәт тәрбиялибез. Ә бит безнең кайгыртуга мохтаҗлар бик күп.
"Шатлык" приютындагы балалар ел буе диярлек ветераннарга кулдан килгән кадәр ярдәм итә. Кышын ишегалларын кардан чистарталар, су китерәләр, кибеттән ашамлык алып кайталар, өлкәннәрне очрашуларга чакыралар. Шулай итеп аларның көнен балалар шау-шулы, эчкерсезлеге белән яктыртып җибәрәләр. Тимурчылар килүен педагогик хезмәт ветераны Валентина Александровна Липатова көтеп кенә тора. Ул үз йорты белән яши, сәламәтлеге какшау һәм өлкән яшьтә булуы аркасында йорт эшләрен эшләргә көченнән килми. Ә тимурчылар аңа рәхәтләнеп ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса